Йолдызнамә (29 август – 4 сентябрь)
Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21.03 – 20.04)
Атна башында үзегезне романтик хис-тойгылар бөтереп алырга мөмкин. Әмма хисләнергә түгел, эшләргә кирәк, дип өйрәтмәкче йолдызлар. Гомумән, бу атнада хисләрдән арыну, хыялны чынбарлыктан аеру авыргарак туры килер шикелле…
Үгезбозау (21.04 – 20.05)
Сүздә дә, гамәлдә дә саклык кирәк. Юкса кечкенә генә хата да авырлык китерергә мөмкин. Атна ахырында килеп туган хәл ниндидер ят эшкә алынырга мәҗбүр итәр. Куркасы юк: сез аны бик оста башкарып, әйбәт кенә әҗерен дә алачаксыз.
Игезәкләр (21.05 – 21.06)
Эштә кемнең кем икәнен ачып салырдай катлаулырак хәлләр килеп чыгар. Бу үзегезгә бик тә кызыклы һәм файдалы нәтиҗәләр чыгару белән төгәлләнер. Атна ахырында керем көтегез.
Кысла (22.06 – 22.07)
Атна башында ниндидер эшегез барып чыкмаса, ике дә уйламыйча, башкасына тотыныгыз. Тегесе акрынлап кына үзеннән-үзе хәл ителәчәк! Бу атнада хәтта бик кире кешеләр белән дә уртак тел табып, искитмәле уңышларга ирешәчәксез.
Арыслан (23.07 – 23.08)
Тормышка карата мөнәсәбәтне үзгәртү, яңа планнар кору өчен искиткеч уңайлы атна. Эш алыштыру тәкъдиме булырга мөмкин. Уйлап карагыз, әйбәт кенә килеп чыгар шикелле ул.
Кыз (24.08 – 22.09)
Бер мәсьәләдә хаклы булуыгызны сабыр гына расларга туры килер. Үпкәләшү, көнләшү, шикләнүләрне читкә алып ташларга вакыт. Шулай икән, дөньяларыгыз шундук түгәрәкләнеп, ямьләнеп киткәндәй булачак.
Үлчәү (23.09 – 23.10)
Атна башында күңелле хәбәрләр көтегез. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачачак алар! Өстәвенә әле танышыгыз да бик урынлы киңәшләрен биреп сөендерәчәк.
Чаян (24.10 – 22.11)
Бу атнадагы кыенлыклар үзегезне чыныктырып, җиңүгә таба бер баскычка әйләнеп куяр. Үзегезне күрсәтү абруегызны үстереп җибәрер, җитәкчегезнең күңеленә хуш килер. Атна ахырында сөенечле яңалыклар ишетелер.
Укчы (23.11 – 21.12)
Белеп торыгыз: җаваплылыктан котылырга тырышу үзегезгә генә зыян салырга мөмкин. Инде ахырына якынлашкан кебек тоелучы эшләрегезне төгәлләргә ашыкмагыз: нечкәлекләре килеп чыгарга мөмкин. Атна уртасында табыш керүен көтегез.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
Сак булыгыз: үз көчегезгә артыгын ышану аз-маз күңелсезлеккә китерергә мөмкин. Атна уртасында күңелегезне үстереп җибәрердәй хәбәрләр ишетерсез. Тик эштә дә, гаиләдә дә бәхәсләшүдән качарга тырышыгыз: тавыш чыгаруыгыз бар.
Сукояр (21.01 – 19.02)
Бу атнада күп кенә мәсьәләләрегез җайлы гына хәл ителер. Гомумән, эшләрегез уңышлы барыр. Матди кыенлыклар да, ниһаять, узганда калып, керемнәрегез күзгә күренеп артыр.
Балык (20.02 – 20.03)
Соңгы вакытларда тынычлыгыгызны җуйган проблемаларыгыз әйбәт кенә хәл ителеп куяр. Җитәкчегез, мөмкинлекләрегезне күреп, үзегезгә карата мөнәсәбәтне яхшы якка үзгәртер. Бер танышыгыз вәгъдәсен үтәр.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев