Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (28 сентябрь – 5 октябрь)

Тормыштагы уңышсызлыклар әкренләп артка чигенә башлар. Моның өчен дусларыгызга рәхмәт әйтегез, алар сезгә бик зур булышлык күрсәтер.

Кучкар (21 март - 20 апрель)  

Эштә дә, гаиләдә дә сөенечле вакыйгалар күп булачак. Сез үгезне мөгезеннән эләктерергә ярата торган кеше, әмма ләкин бу юлы бераз сабыр булыгыз.

 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)

Юлыгызда яшел ут кына яначак. Эш белән бәйле сәфәрләрегез сезнең файдага булачак. Якын кешегез белән ике арада үзара аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы ихтимал, әмма бу вакытлы күренеш кенә.

 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Үзегездә көч, энергия барлыкка килүен сизәрсез. Нинди генә эшкә алынсагыз да, нәрсә генә эшләргә уйласагыз да, сез дигәнчә булыр. Акчагызны артык туздырмасагыз яхшырак булыр.

 

Кысла  (22 июнь - 22 июль)

Эшкә кул ятмай, шул бераз кәефне кырачак. Борчылмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез. Иң яхшысы – сезнең күңелегезне аңлый торган кеше белән серләшү.

 

Арыслан  (23 июль - 23 август)

Хыялларыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз. Туганнарыгызга, якын дусларыгызга ачык йөз күрсәтегез, аралашыгыз. Кыска вакытлы мөнәсәбәтләр белән мавыкмагыз, сезнең дә өлешегезгә тигән көмешегез чыгар әле. 

 

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)

Акчалата бүләк көтә. Бу – премия дә, башка төрле көтелмәгән җирдән кергән акча да булырга мөмкин. Йолдызлар спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. 

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-28-sentyabr-5-oktyabr

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)

Эштә күңелле яңалыклар көтә. Кайберәүләрнең чит илгә яшәргә күченеп китү ихтималы зур. Машина яки фатир алу кебек зур чыгымнар таләп итә торган эшләрне бүтән вакытка кичектереп торырга киңәш ителә.

 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)

Тормышта уңышка ирешәсегез килсә, кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз. Шул рәвешле эчегезне тырнап торган сорауларга үзегез җавап таба алырсыз. Аерылышу турында уйламагыз да! Иң яхшысы –  бер-береңә юл кую!

 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)

Тормыштагы уңышсызлыклар әкренләп артка чигенә башлар. Моның өчен  дусларыгызга рәхмәт әйтегез, алар сезгә бик зур булышлык күрсәтер.

 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)

Максатларга ирешү өчен менә дигән мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Сезгә тәкъдим иткән эшкә алынырга курыкмагыз. Гаиләгә, балаларыгызга игътибарны киметмәгез.

 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)

Барып чыкмастай булып тоелган, башлап җибәрергә куркыткан эшләрне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр ачылачак. Эштә җитәкчегез тарафыннан мактау сүзләре ишетерсез. 

 

Балык  (19 февраль - 20 март)

Кайберәүләрнең мәхәббәт маҗарасы никахлашу белән тәмамланырга мөмкин. Сәламәтлегегезгә  игътибарлырак булыгыз, хәлсезлек сизсәгез, ял алыгыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев