Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (28 ноябрь - 4 декабрь)

Баулыларга йолдызлар бу атнага нәрсәләр вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04)

Бу атнада бетеренеп эшләмәгез. Әкрен генә селкенеп йөрүдән дә яхшысы юк. Сәбәбен дә беләчәксез һәм шуңа бик сөенәчәксез. Тик бераз соңрак…

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Документлар белән эшләгәндә, җыйнак, төгәл һәм сак булыгыз: хата китүе бар. Тегеннән-моннан акча эшләү тәкъдимнәре ява башлар. Матур гына планнар коруга сәбәп чыгар.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Хәлегезне җиңеләйтердәй ниндидер бер мөһим эшкә нокта куярсыз. Гомумән, тормышыгызның барлык өлкәләрендә уңышлар көтегез. Кыскасы, шатлык-сөенечләр белән тулы чор.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Белемегез, чын осталыгыгызны күрсәтү җае чыгар. Бу кемнәргәдер ошап та бетмәс. Төрткеле сүзләргә, кимсетүле карашларга исегез китмәсен – көнчелек галәмәте генә бу.

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

Акчалы эш эзләү өчен әйбәт чор. Һич көтелмәгән җирдән искиткеч мөмкинлекләр чыгар. Каушап-куркып кына калмаска!

 

Кыз (24.08 – 22.09)

Кыенлыкларны ерып чыктыгызмы?! Инде хәзер тынычланып калсагыз да була. Матди хәлегезнең яхшы гына түгел, ә бик нык яхшыруына өмет-ышаныч туар.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Бер мәсьәләне кичекмәстән хәл кылып куярга кирәк булыр. Үзегез өчен файдалы нәтиҗә чыгаруга китерер бу. Атна урталарында әйбәт яңалыклар ишетергә насыйп булыр.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Кулларыннан гөлләр тама, дигәнне ишеткәнегез бармы? Бу атнада сезнең эшләрегезгә карап сокланучылар нәкъ менә шул сүзләрне әйтер. Шәхси тормышыгызда да уңай үзгәрешләр башланыр.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Баштарак теләкләр мөмкинлекләрегезгә туры килеп җитмәс. Ләкин барысы да сез уйлаганча тәмамланыр. Сабыррак, түземлерәк булырга, аттан алда чапмаска гына кирәк.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Бу атнада көтелмәгән мөһим вакыйгаларны ишетми-күрми калмагыз. Аларны күз уңыннан ычкындыру үкенүгә китермәгәе. Әйбәт кенә тәкъдимнәрегез белән җитәкчегезне сокландырырсыз.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Эшләрегез күбәйгәннән-күбәер, ә вакытыгыз тарайганнан-тараер. Борчылмагыз, барысы да уңышлы, саллы һәм акчалы килеп чыгар. Атна ахырында кемнәрдәндер рәхмәт һәм мактау сүзләре ишетерсез.

 

Балык (20.02 – 20.03)

Бәхәсләшеп утырудан мәгънә юк. Барысын да ничек бар – шулай кабул итсәгез, ак сакаллы карт булачаксыз. Сәламәтлеккә бәйле уңай үзгәрешләрне сизеп сөенәчәксез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев