Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (28 июнь – 5 июль)

Сезне күңелле очрашулар көтә. Үз фикерегез белән уртаклашу сезнең өчен файдалы. Сезгә көтелмәгән җирдән ярдәм килер. Ләкин барлык тәкъдимнәр белән дә ризалашмаска киңәш ителә - җавап биргәнче яхшылап уйлагыз.

Кучкар (21 март - 20 апрель)

Сезгә яңалыклар белән алмашырга кирәк – күп кенә файдалы мәгълүмат ишетерсез. Бөтен эшкә дә ялгызыгыз гына тотынырга кирәкми – сезгә дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегез ярдәм итә ала. Шуңа күрә, аеруча катлаулы вакытта аларның ярдәменә өметләнә аласыз.

 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)

Үгезбозауларга ярдәмчеләрен һәм дусларын искә төшерергә кирәк – алар сезгә иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Уңайсыз хәлдә калудан курыкмагыз – сорагыз. Сез ниндидер бик мөһим яңалык ишетерсез. Үзегез өчен кечкенә генә сәяхәт оештырыгыз.

 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Игезәкләргә үз дигәннәренә ирешү җиңел булачак, алар зур җиңүләргә исәп тотарга мөмкин. Мөһим киңәш бирүче кешеләр күп булыр – аларга колак салыгыз, бу сезгә файдага булачак. Кичне дусларыгыз янында уздырыгыз, алар сезгә эш һәм кыенлыклар турында онытырга ярдәм итәчәк.

 

Кысла (22 июнь - 22 июль)

Кысланың миллион идеясе бар, һәм аның яртысы – чыннан да тормышка аша торган. Планнар корыгыз, ләкин аларны монда һәм хәзер тормышка ашырырга дигән сүз түгел – барысын да вак-төяккә кадәр уйлау өчен вакыт кирәк. Йолдызлар кыслаларга  күбрәк аралашырга киңәш итә.

 

Арыслан  (23 июль - 23 август)

Арысланнарга яңалыклары белән үзенең дуслары һәм хезмәттәшләре белән алмашырга кирәк. Уртак фикергә килеп, кайберләрен җайлы гына башкарып та чыгарсыз. Ләкин үз дигәнемә ирешим дисәгез, игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез.

 

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)

Кызларга тирә-яктагы бөтен нәрсәгә колак салырга кирәк – яңалыклар сезне дөрес гамәлләргә этәрәчәк. Активрак аралашыгыз, бигрәк тә якыннарыгыз белән, хәзер аларга сезнең ярдәмегез кирәк, чөнки аларга җиңел түгел. Йолдызлар Кызларга тәкъдимнәрне игътибарсыз калдырмаска киңәш итә – аларның хәтта иң сәерләре дә отышлы булачак.

 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 

Үлчәүләргә бөтен нәрсәгә колак салырга кирәк – кайбер яңалыклар сезнең тормышыгызны астын өскә әйләндерәчәк. Тик менә йолдызлар күп сөйләшергә киңәш итми, чөнки бәхәс тиз арада конфликтка күчәргә мөмкин. Аларга күбрәк иҗат белән шөгыльләнергә киңәш ителә – бу кәефегезне дә, үзбәягезне дә күтәрәчәк.

 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)

Чаяннарны күңелле очрашулар көтә. Үз фикерегез белән уртаклашу сезнең өчен файдалы. Сезгә көтелмәгән җирдән ярдәм килер. Ләкин барлык тәкъдимнәр белән дә ризалашмаска киңәш ителә – җавап биргәнче яхшылап уйлагыз.

 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)

Укчылар тормышларындагы проблемаларны игътибарсыз калдырачак, һәм бу дөрес тә – аларның кайберләре сездән башка да хәл ителергә мөмкин. Ләкин шул ук вакытта үтенечләргә колак салырга кирәк - күпләргә сезнең ярдәмегез кирәк булачак. Бу алдагы көндә карьера баскычы буйлап алга барырга ярдәм итәчәк.

 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)

Кәҗәмөгезләргә дөньяви темаларга күбрәк сөйләшергә кирәк – күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр ишетегез. Шуның нәтиҗәсендә сез искиткеч планнар төзи аласыз, тик аларны хәзер үк тормышка ашырмагыз – бераз сабыр итегез. Ә менә ашыгыч эшләрдә карарларны тизрәк кабул итегез, вакытны сузмагыз.

 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)

Карарлар кабул иткәндә башта фактларны, мәгълүматны тикшерегез. Йолдызлар Сукоярларга кызыклы һәм илһам бирүче эшләргә алынырга киңәш итә. Хәзергә күңелсез өй мәшәкатьләрен читкә куеп торсагыз да була. Аларга, дәрт-дәрман җыйгач, тотынырсыз.

 

Балык  (19 февраль - 20 март)

Хәтта беренче карашка күңелсез булып тоелган кешеләр дә сезгә бик күп мөһим һәм кызыклы мәгълүмат бирәчәк. Ләкин Балыкларга игътибарларын эштән читкә юнәлтмәскә киңәш ителә, чөнки ялгышлык җибәрү ихтималы зур.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев