Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (26 сентябрь – 2 октябрь)

Баулыларга йолдызлар бу атнага нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04)

Бу атнада игътибар үзәгендә калырсыз. Әмма сезгә сокланулы карашларның төбәлүен генә аңлатмый бу. Кимчелекләрегез дә күренәчәк. Чәршәмбе тирәсендә бурычларыгыздан котылырсыз.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Эчке сиземләвегез тормышыгызны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге бирәчәк. Җитәкчегез башкарган эшегезнең нәтиҗәсен күреп, үзегезне мактап туя алмаячак. Шулай итеп, мөнәсәбәтләрегезгә дә җылылык өреләчәк.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Барысын да яңадан башлагыз һәм беркайчан да үзегезне сүкмәгез. Бу атнада сезгә әнә шушы киңәшләр ярап куярга мөмкин. «Юк» дисәләр дә, чигенмәгез. Шулай гына уңышка ирешәчәксез.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Ашыкмаска, билгеле бер кагыйдәләрдән чыкмаска, эчке хис-тойгыларны тыярга! Шулай икән, эшләрегез гөрләп барачак, керемнәрегез артачак. Ял көннәрендә дулкынланырга мәҗбүр итәрләр. Әмма күңелле дулкынлану булачак бу.

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

 Күптәнге бер проблемагыз көтмәгәндә генә искиткеч дәрәҗәдә җиңел хәл ителеп куяр. Тыйнак һәм җыйнак булуыгыз нәтиҗәсендә әйбәт кенә уңышка ирешелер. Уйламаган җирдән гаиләгездә сөенечле хәлләр килеп чыгар.

 

Кыз (24.08 – 22.09)

Теге яки бу карарга ничек тизрәк килсәгез, шуның кадәр яхшырак. Юкса урыныгызны башка кеше алачак. Атна ахырында әйбәт хәбәрләр ишетеләчәк.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Агым уңаена йөзү чоры түгел. Җиңү хисен тою өчен эшләп тә күрсәтергә кирәк булачак. Кемнәргәдер яраклаша алмаячаксыз, аның каравы тирәгездәге иң ышанычлы кешеләрнең кемнәр икәнен аңлаячаксыз.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Бу атнада күптәнге планнарыгызны тормышка ашырып, яңа биеклеккә чыгарсыз. Сезне хезмәт баскычыннан югарыга күтәрелү, яңа вазыйфа, саллы керем көтә. Әмма кыю гамәлләргә керешкәнче, «плюс» һәм «минус»ларын яхшылап уйлагыз.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Атна башында киеренке эш байтак кына көчегезне суырыр. Ләкин офыкта яхшы гына суммаларның шәйләнүе бөтен ару-талуыгызны оныттырыр. Шәхси проблемагызны хәл итү өчен эчкерсез сөйләшү дә җитәр.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Катлаулырак хәлләр чыгарга мөмкин. Бик көчле хис-тойгылар өермәсендә калуыгыз бар. Әйткән сүзләрегез өчен җавап бирергә, үзегезгә йөкләнгән бурычларны үтәргә әзер булыгыз. Иң мөһиме – сабырлык.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Әллә кайчаннан бирле сөйрәлеп килгән эшләрегезне төгәлләргә, фикерләрегезне тәртипкә салып, алдыгызга төгәл генә максат куярга туры килер. Атна уртасында барысы да яхшыга таба үзгәрер, җитәкчегез эшегезне югары бәяләр. Хезмәттәшегез әйбәт кенә яңалык белән куандырыр.

 

Балык (20.02 – 20.03)

Эштә саграк булыгыз, вәгъдәләргә ышанмагыз. Гаилә бюджетыннан бәрәкәтлерәк файдалану турында уйланырга сәбәп чыгар. Ял көннәрендә бер дустыгыздан әйбәт кенә яңалыклар ишетелер.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев