Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (25 август-1 сентябрь)

Сез бик җитди рәвештә эшегезне алыштыру турында уйлыйсыз. Бераз сабыр итегез. Озакламый эш урыны да, вазыйфа да, хезмәт хакы да канәгатьләндерә торган эш килеп чыгачак..

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Туктап бераз ял итеп алыгыз. Алайса, алга, артка карамый йөгерәсез, ә кая йөгергәнегезне үзегез дә белмисез. Өстегезгә “атланып” йөрүчеләрне селкеп төшерсәгез дә була.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)  

Үзегезне бөтен җиһанның хуҗасы итеп хис итегез. Моңа сезнең тулысынча хакыгыз бар. Рольгә кергәч, тирә-ягыгызда тәртип урнаштырырга да онытмагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Атна актив хәрәкәтләр өчен бик үк уңай түгел. Аның каравы уйларыгызны тәртипкә китерер, бераз үзегезне карар өчен менә дигән. Шимбә сюрприз көтегез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Сездәге оптимизм өстегезгә күтәрә алмаслык йөк салуга сәбәпче булыр. Сез аны башкарып чыгуын чыгарсыз, әмма үзегезгә көч китерүегез бар.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Кибетләргә йөрергә яратасызмы? Яратсагыз, иптәшкә үзегез белән берәрсен алыгыз да, алга! Ләкин башта бәяләрне игътибар белән карагыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Сезгә барысы да: максатыгызга ирешергә бер генә адым калды, дип тәкърарлар. Әгәр дә барып чыкмаса, борыныгызны төшермәгез, максатыгызга таба тагын бер адым ясагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Сезнең белән бәйле вакыйгалар бик үк тотрыклы булмаса да, бүгеннән ул сезнең файдага эшли башлаячак. Форсаттан файдаланып калыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Сезгә бөтенесенең дә фикерен игътибар белән тыңларга һәм үзегезчә эшләргә кирәк. Шулай эшләсәгез, ялгышмассыз. Артык күп сораулар бирүчеләрнең итагатьле итеп кенә авызларын ябыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Яңа танышыгызга карата булган беренче фикергә ышанып бетмәгез. Ул бик уңай булса да, ялгыш булырга мөмкин. Берникадәр вакыт күзәтегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Нишләптер сез, үзегез өчен хәл итеп булмастай проблемалар юк, дип саныйсыз. Һәм сез хаклы, бу чынлап та шулай!

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Сез бу арада тиз кабынып китүчән, юк-бар нәрсә дә сезне чыгырыгыздан чыгара. Бәлки сезгә үзегезгә бераз ял бирергәдер? Берәр көн күңелегезгә охшаган шөгыль белән генә матавыкланып карагыз әле.

Балык (19 февраль – 20 март)

Сез бик җитди рәвештә эшегезне алыштыру турында уйлыйсыз. Бераз сабыр итегез. Озакламый эш урыны да, вазыйфа да, хезмәт хакы да канәгатьләндерә торган эш килеп чыгачак..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев