Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (23-30 июнь)

Һәр бала мактауга, җылы сүзгә мохтаҗ, аңа вакыт-вакыт үзенең никадәр яхшы булуын әйтеп торырга кирәк.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Сезне онытмасыннар дисәгез, сезгә битараф булмаган кешеләрне үзегез дә онытмагыз. Тәмле сүз песи баласына да ошый, адәм баласы турында әйтеп тә торасы юк.

 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Хезмәткәрләр белән аралашуда проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Алардан артык күпне таләп итмәгез. Сезгә бик нык уйлап эш итәргә кирәк.

 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Беркемгә дә үзегезнең йомшак якларыгызны күрсәтмәскә тырышыгыз. Моның белән ямьсез файдаланырга мөмкиннәр.

 

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Сезгә үзара аңлашу мәсьәләсенә игътибарлырак булырга кирәк. Әңгәмәдәшегезнең сезне никадәр яхшы аңлавына күп нәрсә бәйле.

 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Югары акыллы сөйләшүләр белән артык мавыгасыз бугай. Анда файдалы мәгълүмат та бар. Тик яңалыклар белән гайбәтләрне бутамагыз.

 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Кемгәдер ашыгыч рәвештә нәкъ менә сезнең ярдәмегез кирәк булачак. Бу тулы бер көнне алырга мөмкин, ләкин баш тартырга кирәкми, аңа чыннан да сез генә ярдәм итә аласыз.

 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Сезгә әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибары һәм ярдәме кирәк. Тик нишләптер сез үзегезне бу хөрмәткә лаеклы түгел дип уйлыйсыз. Ләкин юкка, сез боларның барысына да лаек.

 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Сезгә бары тик үз хаклыгыгызга тулысынча ышанган очракта гына эш итәргә кирәк. Югыйсә, сезне шик-шөбһәләр борчыячак.

 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезне катнаш хисләр биләп алыр сыман. Сезнең бер үк вакытта елыйсыгыз да, көләсегез дә килер. Хисләр ташкынына каршы килмәгез, эмоцияләрегезгә юл куегыз.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Үҗәтлек – яхшы сыйфат, ләкин мәхәббәт мәсьәләсендә аны бик чикләнгән микъдарда кулланырга кирәк, бигрәк тә шимбә көнне.

 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Үз өстегезгә зур җаваплылык алу ләззәт бирә. Хезмәтегез авыр булса да, канәгатьлек хисе бирә, чөнки сез аны ахыргача үзегез теләгәнчә эшләп бетерә алырсыз.

 

Балык (19 февраль – 20 март) 

Һәр бала мактауга, җылы сүзгә мохтаҗ, аңа вакыт-вакыт үзенең никадәр яхшы булуын әйтеп торырга кирәк. Бу сезнең үз эчегездә яшәгән балага да кагыла.

Чыганак

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев