Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (23-30 августка)

Үзегездә икеле-микеле уйларыгызны куып таратырга көч тапканда гына проблемаларыгызны хәл итә алырсыз. Шуңа күрә җиң сызганып эшкә керешүегез нәтиҗәлерәк булыр.

Кучкар (21 март - 20 апрель)

Кучкарларны бернинди авырлыклар да, киртәләр дә куркытмый. Карьерада күтәрелү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Атна азагы файдалы танышу вәгъдә итә.

 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)

Катлаулы атна. Бу шәхси мөнәсәбәтләргә дә, эшлекле мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Күзне кыздыра торган шәп тәкъдим килеп ирешкән очракта, ашыгыч карар кабул итмәскә киңәш ителә.

 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Үзегездә икеле-микеле уйларыгызны куып таратырга көч тапканда гына проблемаларыгызны хәл итә алырсыз. Шуңа күрә җиң сызганып эшкә керешүегез нәтиҗәлерәк булыр.

 

Кысла (22 июнь - 22 июль)

Кыслаларны беркем аңламый, сөйгән яры да элеккеге кебек яратмый төсле тоела. Бәлки гаеп сезнең үзегездәдер, ә? Тырнак астыннан кер эзләгәнче, уйларыгызны тәртипкә китерегез.

 

Арыслан (23 июль - 23 август)

Ерактан килеп ирешкән имеш-мимешләр кәефегезне төшерүе ихтимал. Гайбәтләрне күңелегезгә авыр алмагыз. Күңелегезгә ошаган кешеләр белән генә аралашыгыз.

 

Кыз 24 август - 23 сентябрь

Хезмәт хакының югары булуына кызыгып, күңелегез тартмаган эшкә урнашмагыз. Ахырдан терсәк тешләрлек булмасын. Ремонт эшләре башлап җибәрер өчен яхшы атна.

 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)

Куанычлы хәбәрдән башыгыз күккә тияр. Торак шартларын яхшырту өчен уңай атна. Ә акча мәсьәләләрен хәл итәр өчен җомга көн кулай. Бирәчәк әҗәтләрегездән котылырга тырышыгыз.

 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)

Гайбәтләрне тыңламагыз. Үзегез дә гайбәт сөйләмәгез. Уйламый әйтелгән сүз дуслыкка нокта куймасын. Берьюлы берничә эш эшләп үзегезне хәлдән тайдырмагыз.

 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)

Укчыларга азартлы уеннар уйнамаска киңәш ителә. Югыйсә, көч түгеп эшләгән акчагыз ничек керсә, шулай чыгып та китүе бик ихтимал. Акча җыя башласагыз да яхшы булыр.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)

Көтмәгән җирдән акча керү ихтималы зур. Бурычка акча бирмәскә киңәш ителә, чөнки үзегезгә бурычка керергә туры килүе мөмкин. Акчагызны “кысып” тотыгыз.

 

Сукояр (21 январь - 18 февраль)

Ни генә булмасын, һәрвакыт елмаегыз. Елмаю сезнең коралыгыз. Ул сезгә утта янмаска, суда батмаска ярдәм итәр. Юл аркылы чыкканда игътибарлы булырга киңәш ителә.

 

Балык (19 февраль - 20 март)

Егылудан, имгәнүдән сакланыгыз. Көзгә кергәнче организмыгызны ныгытып калу комачауламас – күбрәк ял итәргә тырышыгыз. Юлга чыгарга әзерләнүчеләрнең юлы уңар.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев