Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (23-29 октябрь)

Кемгә уңыш киләчәк, кемгә сөю көтәргә?

Кучкар. Активлыгың иң югары дәрәҗәдә булмаса да, бу уңышка ирешергә комачауламас. Кемнеңдер эшен үзеңә алырга ашыкма, үзеңнекен җиренә җиткереп башкар. Якыннарың турында да уйла, аларның мәнфәгатьләрен дә искә ал. Кайвакыт юл кую да дөрес ул.

Үгезбозау. Кешегә ярарга тырышып, вакыт әрәм итмә. Үз фикереңдә кала бел һәм мөмкинлекләреңне ычкындырма. Синең юл кемгәдер ошамый икән, димәк, ул — дөрес юл. Уңыш кыюларга елмая. Романтиканы да онытма. Ул сиңа кирәк.

Игезәкләр. Без капчыкта ятмый, дускай, ниндидер яшерен гамәлең бар икән, аны үзең ишеттер. Сөйгәнең белән аралашуда киеренкелек тоярга мөмкинсең, утка май сибәргә ашыкма, сабыр бул һәм йөрәгеңне тыңла. Фикердәшләрең белән күбрәк аралаш.

Кысла. Бу атнада сәламәтлегеңә аеруча игътибар таләп ителә. Дөрес тормыш рәвеше кирәк. Күптән күрешмәгән дусларың белән очрашсаң, хәерле булыр. Сөйгән кешеңә активлыгың ошап бетмәскә мөмкин, аның фикеренә дә колак сал. Компромисс таба белсәң, үзара гармониягә ирешерсез.

Арыслан. Оптимист булырга кирәк. Кайбер эшләр син теләгән тизлектә тормышка ашмый икән, күңелеңне төшермә. Юнәлешең дөрес. Экономия дигәнне дә онытма. Хисләрең турында әйтергә курыкма. Сюрпризлар эшлисең килә икән, алга.

Кыз. Нәрсәнедер дөрес эшләмисең кебек тоеламы? Хыялыңа һаман барып җитә алмыйсыңмы? Якыннарыңның сүзләренә колак сал, ярдәменә таян. Аларның күңел җылысы, игътибары сиңа таулар күчерерлек көч һәм ышаныч бирер. Хисләр дөньясында кайвакыт ташкыннар, давыллар да кирәк, онытма.

Бизмән. Җаның тыныч булыр. Яраткан кешең белән күп вакыт үткәрү мөмкинлеге чыгар. Аңа күңелеңдәген ачып салсаң була. Кемнеңдер фикере белән килешмисең икән, тавыш чыгарырга ашыкма. Туклануыңа игътибарлы бул. Яшелчәләр аеруча кирәк сиңа.

Чаян. Сүзләреңне үлчәп сөйлә. Кемнедер үзең дә абайламый рәнҗетергә мөмкинсең. Сине кадерләгән кешеләргә игътибар кирәк. Аралашу өчен ачык бул, “агуыңны” яшер. Күбрәк елмай, синең елмаюың бозларны эретә ала. Бу атнада организмыңны чистарту белән шөгыльләнү яхшы булыр.

Укчы. Көнләшүчеләрең бар. Юлыңнан тайпылма. Интуицияңә ышан. Мәхәббәт өлкәсендә барысы да яхшы. Сөйгәнеңнең хисләрендә шикләнмә. Күңелеңдәге романтикны иреккә чыгар һәм сөюеңне гамәлләрең белән исбатла.

Кәҗәмөгез. Атнаның үтеп киткәнен сизми дә калырсың. Барып чыкмаган эшләрең турында күп уйланма. Уңыш ашыкканны яратмый. Гаиләң белән күбрәк вакыт үткәр, якыннарыңа игътибарлы бул. Хәләлеңне бернәрсәдә дә гаепләмә, ул мөмкин булганның барысын да эшли.

Сукояр. Кеше сүзен тыңлап, күңелеңне төшермә. Кайвакыт елап алу файдалы, ләкин һәр нәрсәдә чама кирәк. Сабырлыкның ни икәнен исеңә төшерергә кирәк булыр. Син бик көчле була аласың! Үзеңә ышансаң, барысы да яхшы булыр. Сөйгәнең гаҗәпләндерергә тырышыр. Сюрпризы бик барып чыкмаса да, гаҗәплән һәм рәхмәтле бул.

Балык. Эш активлыгың чамалы, ә менә иҗатка тартылуың көчле булыр. Иҗади эштән дә кайчак керем алып була, бу хакта уйлан. Ярдәм итә алырдай кешеләр тап. Эшеңдә дә, өеңдә дә бүлмәләреңне җилләтеп тор. Гаиләңдә күңелле хәлләр көтелә. Гаилә корырга җыенучы Балыкка уңыш елмаячак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев