Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (22–28 август)

Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04)

Атна башында бик матур бер хәбәр үзегезгә гүя канатлар куяр. Барлык эшләрегез кемнәрнеңдер күзләрен кыздырырлык дәрәҗәдә уңышлы, әйбәт килеп чыгачак. Ял көннәрендә күңелне кытыклап алырдай хәлләр булачак.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Тәҗрибә һәм белемегез белән уртаклашу, бурычны түләп бетерү көтелә. Саграк, игътибарлырак булу кирәк – кайберәүләр сезнең хаталануны көтеп кенә тора кебек. Җитәкчегез белән сүзгә кереп алу, ни гаҗәп, сезнең файдага төгәлләнәчәк.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Бетеренеп эшләмәскә тырышыгыз. Күбрәк ял итү ягын каеру яхшырак. Шулай икән, яшәү, иҗат итү, сөю-сөелү теләге бермә-бер көчәячәк! Атна ахырында кинәт кенә мул тормыш чаткылары күренә башлаячак.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Сабырлык, итагатьлелек, җыйнаклык – әнә шундый сыйфатларның бик кирәк чагы хәзер. Шулай икән, кемсәләрнең борынына чиертү берни тормаячак. Якыннарыгыз да әйбәт яңалыклары белән куандырачак.

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

Үзегезне күрсәтергә вакыт. Вак-төяккә көчегезне әрәм итмичә, бөтен игътибарыгыз эштә булсын. Борчылмагыз, барысы да сез теләгәнчә килеп чыгачак һәм хезмәт хакы артуга зур өметләр пәйда булачак.

 

Кыз (24.08 – 22.09)

Нык кына алҗыткан эшләрегезне бер утыруда төгәлләп куячаксыз. Кирәкмәс борчу-мәшәкатьләрдән котылуның бик шәп нәтиҗәсе бу! Бер яңалык башта күңелегезгә сары май булып ятса да, бераздан уйга салыр.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Чираттагы ялга чыгучылар өчен искиткеч әйбәт чор. Сәяхәтләр шуның кадәр уңай килеп чыгачак! Ялын өйдә генә уздырырга ниятләүчеләр дә бик-бик канәгать калачак. Өстәвенә әле тормышның бөтәеп китүенә өметләр дә барлыкка киләчәк.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Гел игътибар үзәгендә булырсыз. Сүзегезгә колак салу гына түгел, үзегезне рәхәтләнеп тыңларлар, матур сүзләр яудырырлар. Ә инде атна ахырында бик акчалы эш тә тәкъдим итеп куярга мөмкиннәр.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Күңелегезне тырнап торган проблемалар, ниһаять, хәл ителер. Атна уртасында бер яңа эш башлап җибәрергә туры килер. Авырсынып кына тотынсагыз да, гаять мул әҗере белән куандырыр ул.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

«Яхшы белән юлдаш булсаң, җитәрсең син моратка, яман белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка…» Шигырь юлларына салынган шушы гыйбарәне истә тотыгыз әле. Чыннан да, нәкъ менә сезнең өчен генә уйлап чыгарылган кебек ул…

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Бер дустыгыз, серен ачып, башыгызга да кереп карамаган хәлләр турында сөйләп шаккатырыр. Яңа эш эзләү өчен әйбәт чор. Үҗәтрәк, кыюрак кына булырга кирәк.

 

Балык (20.02 – 20.03)

Теләсә нинди кыенлыкларны ерып чыга алуыгызны күрсәтергә туры килер. Ачуыгызны тышка чыгармаска тырышыгыз, юкса күпне вәгъдә итүче элемтәләрне шартлатып өзәргә мөмкинсез. Балаларыгызның бер сөенеченнән бик зур рәхәтлек хисләре кичерерсез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев