Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (21-28 июнь)

Романтик мөнәсәбәтләр югары ноктасына җитәргә мөмкин. Үзегезне ничек тотуыгызга бик күп нәрсә бәйле булачак.

Кучкар (21 март - 20 апрель)

Күңелегезгә артык рәхәтлек бирми торган ялыктыргыч эшләр белән шөгыльләнергә туры килер. Игътибарлырак булыгыз: хаталар җибәрмәгез. Аек акыл белән эшләсәгез, барысы да яхшы булыр.

 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)

Яңа тәкъдимнәр килеп чыгуы күңелегезне җылытыр. Үзегезне яңа өлкәдә сынап карарга курыкмагыз. Күз курка, кул эшли, дигән гыйбарә сезнең өчен. Очраклы очрашуның тирәнрәк мөнәсәбәтләргә әверелүе ихтимал. Тормышыгызда кискен борылышлар көтелә.

 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Вак-төяк аңлашылмаучанлыкларны күпертеп, ачуланышка китереп җиткермәгез. Бөтен энергиягезне эшкә юнәлтсәгез, файдасы күбрәк булыр. Күңелегезгә охшаган эш табылыр, батыр булыгыз.

 

Кысла (22 июнь - 22 июль)

Максат һәм планнар җиңел тормышка ашар. Күптән хәл ителмәгән мәсьәлә ниһаять чишелеш табар. Тормышларын яңа, чиста биттән башлыйсылары килгәннәргә менә дигән мөмкинлек туар.

 

Арыслан (23 июль - 23 август)

Булмаган проблема уйлап табып, хәлне катлауландырасыз гына. Бер эшне башлап, икенчесен ташлап, вакытыгызны кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез. Эшкә кулыгыз ятмаса, берничә көн булса да ял итегез. Аннан барысы да үз җаена төшкәнен үзегез дә күрерсез.

 

Кыз (24 август - 23 сентябрь )

Кәефегез минуты белән үзгәрә. Үз эчегездә кайнап йөрүегез үзегезгә дә рәхәтлек бирми, янәшәсендәгездәге кешеләрне дә үзегездән читкә этәрәсез. Сезгә ялгыз калып уйларыгызны тәртипкә китерергә кирәк.

 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)

Бу атнада күп нәрсәгә өйрәнерсез. Бу эшкә дә, шәхси мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Айлар буе эшләнми яткан эшләрегезне күз ачып йомганчы эшләп атарсыз. Моңа кемнеңдер илһамландыруы көч бирер.

 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)

Тынычланырга, эмоцияләрне бераз йөгәндә тотарга кирәк. Шул чакта сүрелгән күңелегезгә яшәү дәрте, дәрт-дәрман һәм эшләү теләге барлыкка килер. Өстегезгә артык күп җаваплылык алудан туктагыз, бу сеәне энергетик яктан “сүндерә”.

 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)

Яңа офыклар ачылырга тора. Яңа гына укып, һөнәр үзләштергәннәр бик тиз арада эш табар. Тормыш, ниһаять, сез теләгән якка борылыш алыр. Якын, сыналган дустыгыз булмаса, серегезне сөйләмәгез.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)

Бу –уңышлы атна, шуңа күрә һич шикләнми теләгән эшкә алынырга була. Атна ахырында кызыклы тәкъдим булыр сыман. Бу, кайчандыр эшләп киткән коллективыгызга кире кайту белән бәйле тәкъдим булырга мөмкин.

 

Сукояр (21 январь - 18 февраль)

Романтик мөнәсәбәтләр югары ноктасына җитәргә мөмкин. Үзегезне ничек тотуыгызга бик күп нәрсә бәйле булачак. Әйләнә-тирәдәгеләр сүзләрегездән яшерен мәгънә эзләп, шуңа сүзсез генә үпкәләп йөрергә мөмкин. Аларга андый мөмкинлек бирмәгез.

 

Балык (19 февраль - 20 март)

Үзегез өчен зарарлы гадәтләрдән арынырга тырышыгыз. Эш, гаилә, яшәү урыны белән бәйле үзгәрешләр өчен уңайлы вакыт. Өй эшләре күп вакыт таләп итәчәк, бөтен эшне үз өстегезгә өймәскә тырышыгыз.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев