Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (2-9 август)

Кәефегезнең артык сентименталь чагы. Шул сәбәпле, артык шат күңелле танышларыгыздан ераграк йөрсәгез яхшырак булыр.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Сезгә сүзләргә түгел, саннарга гына ышанырга кирәк. Анда да  барысына да түгел. Мәсәлән, автобуска утырганчы, ул сезгә кирәкле якка барамы, дип сорарга киңәш ителә.  

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Акча мәсьәләсе белән бәйле эшләрне хәл итү бик җиңел биреләчәк. Ләкин бу акчагызны уңга-сулга туздырырга кирәк дигән сүз түгел. Сезгә акча җыя башларга кирәк.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Беркем каршында да акланмагыз. Әгәр сезне тыңларга теләмиләр икән – аңлатып тормагыз, үзегез теләгәнчә эшләгез. Яки ул эшне бүтән көнгә калдырыгыз.

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Үзегез эшли алганны башкаларга эшләргә рөхсәт итмәгез. Бик үк яхшы килеп чыкмаса, борчылмагыз. Башкалар да сездән яхшырак эшләмәс иде.

Арыслан  (23 июль - 23 август)  
Сез кайберәүләр уйлаганга караганда, күбрәк сиземләргә сәләтле. Шикләнгән кешегезгә сорауларыгызны бирегез һәм аның ничек итеп боргалануын карагыз. Сезне кәкре каенга терәргә тырышалар бугай.

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Булганына шөкер итә белегез. Әгәр булганны бәяли белмисез икән, мөгаен, моңа лаек түгелдер. Мәхәббәт, сәламәтлек һәм гаиләнең бәясе юк. Иң зур байлык шулар.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Ихлас булуга караганда, әдәпле булып “кылануыгыз”  яхшырак булыр. Гаделлегегез һәм маңгай тирегез бәяләнмәс. Шуңа беренче урынга үзегезне куегыз.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Сезгә күптән “тузан җыеп яткан” эшләрегезгә тотынырга кирәк. Ә игътибарыгызны гел кирәкмәгән нәрсәләргә юнәлтәсез. Ихтыяр көчегезне туплагыз да, алга, әйдә!

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Теләсәгез-теләмәсәгез дә, сез атна буе гомуми игътибар үзәгендә булачаксыз. Моннан качып котылып булмаячак, сабыр итәргә туры киләчәк. Ә иң яхшысы – моннан үзегезгә файда алып калу.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Алдашырга һәм “тилегә салышырга” хәтта бик җитди сәбәпләрегез булса да, моның белән шөгыльләнмәгез. Барыбер барып чыкмаячак. Күңелегезгә ошаган кешеләр белән аралашуыгыз яхшырак булыр.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Сезне сәяхәт көтә. Ул сезнең өчен бик әһәмиятле булачак. Аннан сез илһам һәм яшәү дәрте төяп кайтачаксыз. Юлдашларыгызга игътибарлы булыгыз. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Кәефегезнең артык сентименталь чагы. Шул сәбәпле, артык шат күңелле танышларыгыздан ераграк йөрсәгез яхшырак булыр. Кәефегезне төшермәсеннәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев