Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (19–25 сентябрь)

Баулыларга бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04)

Плансыз-нисез эшли һәм яши торган бер кеше белән якыннан танышып, бу дөньяда шулай рәхәтрәк икән, дигән нәтиҗәгә килерсез. Күңелегезнең хисле чагы: көтмәгәндә генә гашыйк булып куярсыз. Эштә әйбәт яңалыклар ишетерсез.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Соңгы вакытларда шактый зур кыенлыклар аша узарга туры килдеме? Аларны онытып, иркен сулап куяр чак. Җилдән килгән җилгә китәр, дигән гыйбарәне искә төшерерсез.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Хезмәттәшләрегез белән аралашканда, бер хәбәр ишетеп, хәйран калырсыз. Гаиләгездә бик бәхетле мизгелләр кичерерсез. Атна ахырында уйланырга мәҗбүр иткән вакыйга шаһитына әйләнерсез.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Сезгә үзегезнең кечкенә генә кабырчыгыгызда яшәве ошый. Шулаймы? Ләкин бу атнада аннан чыгарга туры килер. Борчыласы юк: бик уңышлы булачак ул. Кирәкле кешеләр белән якынаеп китү генә ни тора!

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

Сөйкемлелегез тагын да артыр. Ә бу моңарчы һаман «киреләнеп» торган эшләрегезнең, ниһаять, көйләнеп китүенә китерер. Атна ахырында рәхәтләнеп күңел ачу өчен әйбәт кенә форсат чыгар.

 

Кыз (24.08 – 22.09)

Дусларыгыз арасыннан берсе күңелегезне күтәреп җибәрердәй хәбәрләр ирештерер. Атна уртасында керемгә бәйле шәп яңалыклар ишетелер. Ял көннәрендә күңелегезне рәхәт кенә кытыклап алырдай хәлләр булып алыр.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Яңа эш урыны тәкъдим итеп, күңелегезне алгысытып куярлар. Ләкин бу адымга барганчы, алдын-артын ныклап уйларга кирәк. Без булмаган җирдә яхшы, диләрме әле?

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Бөтен тырышлыкны өегезне ямьләндерү, күркәмләндерүгә куярсыз. Керемегез арту шәп кенә йорт кирәк-яраклары сатып алу мөмкинлеге дә бирер. Инде килеп, гаиләдәге мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә җылыныр.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Сөеклегез үзен искиткеч әйбәт яктан күрсәтеп, сезне үлеп яратуыгызны тагын бер кат раслар. Хезмәт урынында бөтен көчегезне биреп эшләү тикмәгә китмәс: җитәкчегез эш хакын күтәрер. Гомумән, сез бу атнада финиш сызыгын беренче булып кисеп чыгучыга әйләнерсез.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Романтик дулкынга көйләнерсез. Бәрхет сезонында җылы диңгез буенда кызыну әйбәт булыр анысы, тик гаиләлеләргә генә мең дә бер проблема китереп чыгарырга мөмкин ул…

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Атна башында эштә килеп чыккан бер вакыйга үзегезнең күпләрдән акыллырак икәнегезне күрсәтер. Беркемгә, хәтта якыннарыгызга да ачылып китмәгез: дөрес аңламаулары бар. Бер мәсьәләдә алтын урталыкны табып, балаларча сөенерсез.

 

Балык (20.02 – 20.03)

Бик кызыклы кешеләр белән очрашулар көтегез. Абруегызның үсүе керемегез артуга китерер. Гаиләгездәге проблемаларга игътибарлы булыгыз, юкса тавыш чыгарга мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев