Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (16-22 октябрьгә)

Йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар. Барлык көчеңне эшкә бирергә туры килер, мөһим һәм җитди эшләрдән кача алмассың. Ләкин ялларны үзеңә багышла. Якын көннәрдә соклану объекты булачаксың. Атнаның иң уңышлы һәм нәтиҗәле көне — пәнҗешәмбе.

Үгезбозау. Кемнеңдер ярдәменә өмет итмә. Кем әйтмешли, дусларың булганда, үзеңә таян. Аеруча бу атнада. Тырышлыгың һәм үҗәтлегең таулар күчертә алыр. Дүшәмбе һәм сишәмбе уңышны урап уза алмассың. Якшәмбе интуицияңне тыңла.

Игезәкләр. Байлыкка һәм уңышлы тормышка юл эзләгән булсаң, шатлан. Көткән көннәрең якында. Ачылып серен сөйләгәннәргә ихтирамлы бул. Яңа дус очратуың ихтимал. Тирә-яктагыларыңа җылы мөнәсәбәт кирәк.

Кысла. Тормышыңның яңа, яхшырак циклы башлана. Эчке тоемлавың аеруча сизгерләнер. Шулай да үзеңнекеләргә караганда, кеше проблемаларын уңышлырак хәл итәсең. Үзеңә игътибар бүләргә вакыт. Ял көннәрендә балкырга әзер бул.

Арыслан. Эшең гөрләп барыр. Дусларың һәм хезмәттәшләрең сине ихтирам итә. Планнарыңны яңартсаң була. Бүген эшләп булганны иртәгәгә калдырма. Кеше күп булган чараларда игътибар үзәгендә булырсың.

Кыз. Үзгәрешләр җиле бөтереп алачак. Бу җил үзе белән тормышыңнан кирәкмәгән кешеләрне дә алып китмәкче. Кемгәдер кагылышлы сораулар күңелеңне борчый икән, ул кешенең үзе белән бу хакта ачык итеп сөйләш. Эш күплегеннән курыкма. Нәтиҗә искиткеч булачак.

Бизмән. Үзсүзлелегең белән чамалабрак эш ит. Барыбер үзеңчә эшләячәксең, ләкин кеше алдында шапырынма. Тыныч һәм тавышсызрак бул. Игътибрыңны нәтиҗәле эшкә юнәлт. Уңыш килер.

Чаян. Эштәге һәм шәхси тормыштагы мәшәкатьләрне җиңел генә ерып чыгарсың. Тормышыңа килеп кергән яңа кешеләргә игътибарлы бул. Сөйгәнеңнең фикеренә колак сал. Дүшәмбе — үзгәрешләр өчен яхшы көн. Шимбә гаҗәпләнерсең.

Укчы. Планнарыңны яңадан кара һәм үзгәрешләр керт. Эшчәнлегеңнең нәтиҗәләре сизелерлек булачак. Яңа танышулар яңа офыклар ачар. Шимбә якыннарың белән сүзгә килешүдән сак бул.

Кәҗәмөгез. Эшләрең тыныч агым буйлап китәчәк, ләкин кайчакта үткәннәрнең йогынтысы үзен сиздереп куярга мөмкин. Үз алдыңа глобаль максатлар куйсаң була. Үҗәтлегең ярдәмендә үзаллы һәм бәйсез икәнеңне исбат итәрсең. Һәр адымыңны уйлап эшлә.

Сукояр. Нәрсә теләгәнеңне төгәл билгеләргә вакыт. Бераздан барысы да син теләгәнчә булыр, әлегә агым буйлап йөзсәң дә була. Сүзләреңне үлчәп сөйлә, кемнедер рәнҗетүең ихтимал. Шулай да үз хокукларыңны яклый бел, йомшак якларыңны күрсәтмәскә тырыш.

Балык. Бу атнада кайбер нәтиҗәләр ясарсың. Кулдан ычкынган мөмкинлекләр өчен борчылма, хәл син тоемлаганча булмаска мөмкин. Эчке тавышыңны ишет, игътибарыңны гаиләңә бүл. Шәхси тормышыңда үзгәрешләр көтелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев