Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (12-19 июль)

Йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кучкарларның идеяләре ташып тора. Интуициягезнең көчле булуы һәр өлкәдә ярдәм итәр. Зур эшләргә алынырга курыкмагыз, тик бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап бетерергә вакытыгызны кызганмагыз.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май) 
Уңышка ирешергә теләсәгез, авырлыклар алдында куркып калмаска, киртәләрне сикереп узарга тырышыгыз. Иң зур киртә – карарларны ашыгып кабул итә торган гадәтегез. Сабыр булыгыз, һәрнәрсәнең үз вакыты. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләрнең һөнәри өлкәдәге үсеше, аларның эшенә карата булган кызыксынуына, аны никадәр яратуына бәйле. Әгәр дә сезне эшегезнең финанс ягы гына кызыксындара икән, акчасы да шуның кадәр генә булачак.

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Кыслалар үзләрендә таулар күчерердәй көч, дәрман сизә, әмма үз-үзләренә ышаныч җитеп бетмәү генә бераз “аяк чала”. Курыкмагыз! Сезгә йолдызлар үзләре уңыш бүләк итә!

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Эштәге мөнәсәбәтләрне шәхси мөнәсәбәтләрдән аера белергә вакыт – кешегә шәхесен түбәнсетә торган сүзләр әйтүдән сак булыгыз. Акчаны да кысыбрак тотсагыз яхшырак, алда зур чыгымнар булырга охшап тора. 

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Карьера баскычыннан өскә күтәрелү ихтималы зур. Ләкин уңышлардан башыгыз әйләнеп, баскычтан мәтәлә күрмәгез. Һәрнәрсәдә чама белергә өйрәнегез. Ә калганы – ал да гөл! Уңышлардан башыгыз әйләнгән мәл.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Шәхси тормыштагы күңелле үзгәрешләр белән әвәрә килеп, атнаның ничек узганы сизелмичә дә калачак. Ялгыз Үлчәүләргә гаилә корып җибәрер, сөйгәне белән үпкәләшкәннәргә мөнәсәбәтләрен җайга салыр. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Ял иткәндә очраклы рәвештә танышкан кешегезнең гомерлек дуска әверелүе ихтимал. Гайбәтләрдән өстен булыгыз, авыр сүзләрне колагыгызга да өлмәгез. Якыннарыгызны тәнкыйтьләмәгез.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Укчыларның атнасы бик күп вак-төяк мәшәкатьләр белән әвәрә килеп узарга мөмкин. Мәсьәләнең кайсы җайлырак шунысыннан түгел, ә мөһимрәген хәл итүдән башлагыз. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләр элекке мәхәббәтен очратып, сөю учагы янә кабынуы ихтимал. Йолдызлардан сезгә киңәш шул - беренче адымны үзегез ясарга курыкмагыз. Алга! Бәхетегезгә таба!

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярларны бу арада гел мактау сүзләре белән генә искә алырлар. Ләкин бу борыныгызны өскә чөяргә, дигән сүз түгел, һәрвакыттагыча тыйнак булыгыз. Сезне шуның өчен яраталар да бит инде.

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Балыклар үзләрендә көч, энергия барлыкка килгәнен тоя. Болай да тик утырырга яратмаган Балыклар тыз-быз эш белән мәшгуль. Эшләренең уңай нәтиҗәсен күрү аларга канатлар куя, тагын да күбрәк көч өсти.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев