Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (12-19 апрель)

Йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Эшегезнең нәтиҗәсен күреп сөенерсез. Акча эшләүнең яңа юллары ачылыр. Эш урынын алыштыру, тормышыгызга үзгәрешләр кертү өчен кулай вакыт. Эшегездә, гомумән, тормышыгызда яңа этап башлана.

 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрегезне бераз җанландырып җибәрергә кирәк. Эштә барысы да яхшы, ә бу исә, яраткан кешегез өчен вакыт табарга мөмкинлек бирә. Күңел күтәренкелеге һәм эчке тынычлык чоры.

 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Хезмәттәшләрегез белән яхшы мөгаләмә эш нәтиҗәсенә уңай тәэсир итәчәк. Фикерләрегезне җитәкчегез дә, коллектив та хуплаячак. Өстәмә керем чыганагы эзләүчеләргә уңыш елмая.

 

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Көчегезне кирәкмәгән уйларга сарыф итмәгез. Аны бүтән якка юнәлдерегез. Шәхси мөнәсәбәтләрдә игътибарлырак булыгыз. Үзара дәгъвалар гаиләдә озакка сузылган гаугага китерергә мөмкин.

 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Тормышыгызда үзгәрешләр булуы ихтимал. Ул үзгәрешләрнең кайсы якка булуы сезнең эш-гамәлләрегезгә бәйле. Һәрхәлдә, сезнең алда яңа офыклар ачылачак. Сезгә эш белән бәйле мәсьәләләргә күбрәк вакыт бирергә туры киләчәк.

 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Үз көчегезгә генә өметләнегез. Эштә дә, гаиләдә дә сезгә таләпләр куярга мөмкиннәр. Үз дигәнегезгә ирешергә теләсәгез, үз эчегезгә бикләнмәгез, фикерегезне дөрес һәм аңлаешлы итеп җиткерергә тырышыгыз.

 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Тормышыгызда уңай үзгәрешләр бара, сез хәзер дөньяга башка күзлектән карыйсыз, яңа максатларыгыз барлыкка килә. Якыннарыгыз үз-үзегезне тотышыгызга гаҗәпләнергә мөмкин. Тәнкыйтькә азрак колак салыгыз.

 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Эшлекле партнерлар белән булган барлык мәсьәләләрне дә үз файдагызга хәл итәрсез. Моңарчы сезгә таныш булмаган яңа эшкә алынырга туры килер. Кайбер карашларыгыздан баш тарту, киләчәккә яңа планнар кору чоры.

 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезгә бу атнада тәгәрмәчтәге тиен сыман чабарга туры килер ахрысы. Кешеләрне тәнкыйтьләмәскә тырышыгыз, эшнең нәтиҗәсе уңай булуын теләсәгез, үгезне мөгезеннән алыгыз да, барысын да үзегез эшләгез!

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Тормышыгызда эшкә кагылышлы үзгәрешләр булуы ихтимал. Сез эшләгән оешманы бүтәнгә үзгәрергә, җитәкчелек алышынырга, хезмәт хаклары артырга яки кимергә мөмкин. Ләкин бу үзгәрешләр сезнең өчен уңай булачак. Сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булыр.

 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Кеше арасында булырга тырышыгыз, бу сезгә эштәге вазгыятьне күз уңыннан җибәрмәскә ярдәм итәчәк. Акча белән мәсьәләләр җиңел хәл ителә торган көннәр: сезгә әҗәтләрен кайтарырга, премия түләргә яки мактау грамотасы бирергә мөмкиннәр.

 

Балык (19 февраль – 20 март)

Үзегезгә артык тәнкыйть күзе аша карыйсыз, бу сезгә кешеләр белән аралашуга киртә куя. Үзегезне яратырга, салкын акыл белән эш итәргә өйрәнсәгез, эчке гармониягә ирешә алырсыз. Эш буенча сезнең өчен бик файдалы тәкъдим алырсыз.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев