Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (12–18 сентябрь)

Баулыларга бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04)

Фикерләрегезне тәртипкә салып, үзегездән мөмкин булмаганны таләп итүдән туктагыз. Кайбер теләкләрегезнең гамәлгә аша башлавын күреп сөенерсез. «Үзеңнән соң күперләрне яндырырга ярамый» дигән гыйбарәне бик вакытлы искә төшереп, нәкъ шулай эшләрсез.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Бу атнада барысы да искиткеч дәрәҗәдә уңай килер. Сезне күрерләр һәм ишетерләр. Ләкин игътибар үзәгендә булуыгызны, димәк, көйсезлекләрегезне түгел, ә сәләтегезне күрсәтергә кирәклеген онытмагыз. Шәхси тормышыгызда зур шатлык көтегез.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Көндәлек эшләрегез җырлап барыр. Әйбәт кенә табыш керер. Үзегезнең, чыннан да, бик кирәкле кеше булуыгызны дәлилләрдәй хәлләр килеп чыгар.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрне тагын да җылытырдай вакыйга көтегез. Бик файдалы яңа элемтәләр корып җибәрәчәксез. Атна ахырында матди хәлегезнең яхшыруына өмет чаткылары уятырдай яңалыклар ишетерсез.

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

Мәшәкатьле, ыгы-зыгылы атна. Иң кирәкле эшләрегездән башлагыз, кирәкмәсрәкләрен калдырып торыгыз. Проблема чыгуын теләмәсәгез, җитәкчегез белән сүзгә килмәгез.

 

Кыз (24.08 – 22.09)

Эштә дә, өйдә дә тынгысызрак чор. Хезмәт хакы мәсьәләсендә бераз тавыш чыкмагае. Ләкин борчыласы юк: ахыр чиктә барысы да сез теләгәнчә булыр.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Күптәннән башыгызны авырттырып йөргән бер мәсьәлә көтмәгәндә генә искиткеч уңышлы хәл ителер. Бу үзегезне бик бәхетле кеше итеп тоюга китерү генә түгел, карьера баскычыннан югарырак үрмәләүгә дә этәргеч бирер. Ял көннәрендә дусларыгызга бәйле сәеррәк яңалыклар ишетелер.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Уңышлы чор. Атна башында әйбәт кенә керем, шәп яңалыклар һәм күңелгә хуш килердәй очрашулар көтегез. Өстәвенә әле хыялыгызда йөргән бер эш тә тәкъдим итәрләр кебек.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Юлыгызда күптәнге танышыгызны очратып, аннан үзегез өчен кирәкле мәгълүматлар ишетерсез һәм аларны мыегыгызга чорнап куярсыз. Бердәнберегез бик затлы бүләк белән сөендерер. Акчага бәйле кыенлыклар, ниһаять, артта калыр.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Четерекле хәлләрдән җиңел генә чыгып, җитәкчегезнең мактау, хуплау сүзләренә күмелерсез. Кыенлыкларны җиңү сезгә искиткеч зур канәгатьлек хисләре китерәчәк! Ләкин үзсүзлеләнеп кенә маташмагыз, юкса абруегыз төшәргә мөмкин.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Эшләрегез күп булганлыктан, кайсын карарга белмәссез. Ләкин тиз генә арада ярдәмчеләр табып, барысын да көйләрсез. Әйбәт кенә премиягә өметләнүгә җирлек барлыкка килер.

 

Балык (20.02 – 20.03)

Атна башында күңелегезгә кирәкмәгәнрәк уйлар үтеп керер. Ничек кенә булса да, эшегезне алыштыра күрмәгез. Абруегызның үсүенә китерердәй хәлләр көтегез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев