Йолдызнамә (12–18 декабрь)
Баулыларга бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21.03 – 20.04)
Җиң сызганып эшләргә әзер торыгыз: эленке-салынкылыктан котылырга вакыт. Ел ахыры бит… Өегездә юк-бардан бәхәс чыкмагае. Юл куегыз – соңыннан сөенеп бетә алмаячаксыз.
Үгезбозау (21.04 – 20.05)
Тормышыгызга югарыдан карап алу теләге туар. Бу үзегездә сөю-сөелү, кызгану хисләре җитеп бетмәвен аңлауга китерер. Көтмәгәндә килеп кергән бер яхшы хәбәр башыгызны әйләндереп җибәрер.
Игезәкләр (21.05 – 21.06)
Бер мәсьәләдә бераз сабыр итәргә туры килер. Барысын да вакытында һәм дөрес эшли алуыгыз күңелегезгә зур канәгатьлек хисе китерер. Күптәнге хыялларыгыз тормышка ашар, саллы гына керем керер.
Кысла (22.06 – 22.07)
Үтә отышлы тәкъдимнәр бер-бер артлы ява башлар. Үзегезне дә алдатмас, башкаларны да үпкәләтмәс өчен байтак кына баш ватарга туры килер. Атна ахырында көтелмәгән бер очрашу күңелегезне алгысытып җибәрер.
Арыслан (23.07 – 23.08)
Үзегез өчен гадәти булмаганрак эшләр белән мәш килергә кирәк булыр. Хезмәттәшләрегезнең киңәше ярап куяр. Якыннарыгыз арасыннан берсе шәп хәбәр белән куандырыр.
Кыз (24.08 – 22.09)
Атнаның беренче яртысы эштә дә, өйдә дә салмак, тыныч узар. Әз-мәз генә тавыш-мазар чыкса, үзеннән-үзе сүрелер. Ә менә икенче яртысында шактый ук дулкынланырга туры килер. Әле ярый, барысы да әйбәт бетәр.
Үлчәү (23.09 – 23.10)
Эштә катырак сүз әйткәнче, кат-кат уйлый күрегез. Юкса кара тавыш чыгарырга мөмкинсез. Шәхси тормышыгызда муллык шәйләнер.
Чаян (24.10 – 22.11)
Үзегезне бик акыллы кеше итеп тою мөмкинлеге чыгар. Хәтта борыннарын чөеп йөрүче кемсәләр дә булдыклылыгызны күреп сокланырга мәҗбүр булыр. Гомумән, эштә дә, тормышта да гел уңай килеп торыр.
Укчы (23.11 – 21.12)
Төрледән-төрле мөмкинлекләр чоры. Әмма ашыкмаска кирәк. Эшегез күп вакытыгыз һәм көчегезне алса да, үзегезне гаҗәеп дәрәҗәдә бәхетле кеше итеп тоярсыз.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
Ниндидер яхшы үзгәрешләр телиме күңел? Ел ахырындагы мөһим эшләрегезнең очына чыгуга, аларны күреп сөенәчәксез! Хезмәттәшегез авызыннан чыккан сүзләр үзегезне рәхәт уйга салыр.
Сукояр (21.01 – 19.02)
Карьера баскычыннан ыргылып менеп китү өчен бик шәп мөмкинлек пәйда булыр. Аны кулдан ычкындырмассыз бугай. Дөреслек ягында булуыгыз да моңа ярдәм итәр.
Балык (20.02 – 20.03)
Дәгъва-мазар белдерә күрмәгез: якыннарыгызны үпкәләтүегез бар. Көндәлек эшләрне онытмагыз, юкса шелтә алуыгыз ихтимал. Дусларыгыздан шатлыклы хәбәрләр көтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев