Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә 11-18 август

Сезгә бәхәсләргә кермәү һәм ярышларда катнашмау яхшырак булыр. Әлбәттә, әгәр дә җиңүгә бердәнбер дәгъвачы булмасагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Үзегезгә карата артык кырыс булмагыз. Сезне күпләр ярата һәм хөрмәт итә. Үз яныгызда хаос тудырмагыз – хәзер сезнең тәнегезгә дә, җаныгызга да ял кирәк. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Мөгаен, сезгә шәхси эшләрегезне калдырып торып, киң җәмәгатьчелек өчен тырышырга туры килер. Табан ялтыратырга тырышып карарга мөмкин, ләкин сезгә бу турыда бик озак искә төшерәчәкләр.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)  

Сезгә ике капма-каршы башлангыч арасында сайлау проблемасы белән очрашырга туры килер. Бу очракта "Сезгә дә, безгә дә түгел" тибындагы компромисс карар - иң яхшысы булырга мөмкин.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Тормышыгызның барлык өлкәләренә дә үзгәрешләр кертәсегез килә. Моның нәтиҗәсе – обой ябыштыру, чәч кистерү, хәтта Африкага бөтенләйгә яшәргә китү карары да булырга мөмкин. 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Киләчәктә күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган сүзне әйткәнче, йөз тапкыр уйлагыз. Югыйсә, үзегезгә дә, бүтән кешегә дә тирән яра салуыгыз бар.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Күбрәк кеше арасында булырга тырышыгыз. Телевизор каршында утыруга караганда, бу күпкә яхшырак – анда барыбер сезнең өчен кызыклы бер нәрсә дә юк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Сез кирелегегезне җиңә алмый азапланасыз. Сезгә аңа каршы көрәшергә: “кирелегем әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне бозарга мөмкин”, дигән уй гына ярдәм итәчәк.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Кемнеңдер түземсезлеге корбаны була күрмәгез. Һәр адымыгызны уйлап эшләмәсәгез, ахырдан үкенә торган бик күп эшләр эшләп ташлавыгыз бар.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Эчке сизгерлегегезне тыңлагыз. Ул сезне мошенниклар кармагыннан саклап калыр. Энергиягезне гаиләгезгә, балаларыгызга юнәлтегез. Буш сүз сөйләүчеләрдән ераграк йөрегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Сәяхәткә чыгып киткәнче, кичектергесез эшләрегезне тәмамларга тырышыгыз, чөнки алар вакытны сез уйлаганга караганда да күбрәк алырга мөмкин.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Сезгә бәхәсләргә кермәү һәм ярышларда катнашмау яхшырак булыр. Әлбәттә, әгәр дә җиңүгә бердәнбер дәгъвачы булмасагыз. Ә болай, җиңүнең сезнеке түгеллеген танырга туры килер.

Балык (19 февраль – 20 март)

Сезнең фикерегезчә үзгәртергә кирәк булган  нәрсәләрне үзгәртегез. Әмма артыгын кыланып ташламагыз. Ахырдан үкенерлек булмасын.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев