Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Гыйнвар ахырында кемнәр сөенер?

Русия астрологы Тамара Глоба, февральгә кадәр йолдызнамәнең кайбер билгеләрен уңыш һәм бәхет дулкыны күмеп китәчәк, дип саный.

Белгеч алдагы көннәрдә Җир стихиясендәгеләрнең бәхетле булачагына ышандыра.
Үгезбозау елның иң кызыклы көннәрен кичерергә әзерләнсен. Кулларыннан гөлләр тамачак! Һөнәри өлкәдә зур уңышлар көтелә. Якыннарының ярдәмен тоярлар. Ялгыз Үгезбозаулар гомер юлдашы булырлык кешене очратачак.

Кыз билгесендә туганнар күп яңалыкларга өйрәнәчәк. Бу һөнәри үсешкә китерер. Моңа кадәр икеләнгән, үзенең башкарып чыга алуына бик ышанып бетмәгән эшләре дә искиткеч яхшы килеп чыгачак! Якыннары сөендерәчәк. Аларга игътибарны күбрәк бүләргә кирәк. Юлга чыгу өстәмә керем китерер.

Кәҗәмөгезнең бихисап очрашулардан, сөйләшү-килешүләрдән башы әйләнеп китмәгәе. Белемгә таянып эш итсә, зур уңышлар озак көттермәс. Ул, дөрес юнәлеш сайлап, максатына ирешә алыр. Йолдызлар Кәҗәмөгезгә ял итәргә, иммунитетын ныгытырга киңәш итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев