Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Февральдә кемнәр уңышка коеначак? (Йолдызнамә)

Астрологлар белдерүенчә, йолдызнамәнең биш билгесе өчен февральдә тормышларында “ак полоса” башланачак.

Кышның соңгы аенда ҮГЕЗБОЗАУ бәхетле кешегә әйләнәчәк. Ул хыялларын тормышка ашыруга ирешәчәк. Берничә проектын уңышлы тормышка ашырачак. Аңа вак мәсьәләләргә игътибарны бүлмәскә киңәш ителә. Көтелмәгән керем яисә хезмәт хакының артуы да көтелә. Өстәвенә, шәхси тормышта да барысы да ал да гөл булачак!

 

ИГЕЗӘКЛӘР тыныч үткән февральдән соң, шау-шулы тормышка чумачак. Һөнәри өлкәдә дә, шәхси тормышта да позитив яңа мөмкинлекләр ачылачак. Финанс хәлен яхшыртуга ирешерәчәкләр. Мәхәббәт диңгезендә дә киң колач белән йөзмәкчеләр.

 

Февраль килү белән КЫСЛА өчен позитив үзгәрешләр башланачак. Хыялда йөрткән яңа мөмкинлекләр тормышларына бәреп керәчәк. Һөнәри өлкәдә уңыш һәм керемнең артуы көтелә. Ялгызлар шәхси тормышларын җайга салып җибәрәчәк. Кысланы бәхетле итәчәк кеше табылачак.

 

АРЫСЛАН өчен февральдә бик уңышлы көннәр киләчәк. Карьера үсеше, яңа мөмкинлекләр көтелә. Арыслан күптән хыялланган вазыйфаны билиячәк. Финанс уңышы да көттермәячәк. Бу уңышлы вакыттан Арысланга мөмкин кадәр файда чыгарып калырга кирәк. Вак-төяккә игътибар бүлмәсә дә була.

 

КЫЗ билгесендә туганнарга февраль бик нәтиҗәле булмакчы. Күп мөһим карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Һөнәри өлкәдә зур уңыш көтә. Финанс өлкәсендә тотрыклылык көтелә, акча өчен баш ватарга кирәкмәячәк. Ялгыз Кызларны язмышны хәл итәчәк очрашу көтә.

Фото: /pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев