Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Елның иң бәхетлеләре кем булыр?

Быел берәүләр башын югалтып гашыйк булачак, ә кемнеңдер кереме берничә тапкыр артачак. Билгеле астролог Василиса Володина искиткеч фаразларын белдерде.

Быел мәхәббәт фронтында йолдызнамәнең кимендә ике билгесе яхшы вакыйгалар көтә икән. Укчылар бу елда иң көнләшерлек кәләш һәм кияү булачак. Бу билге вәкилләре арасында гаилә коручылар күп булырга тиеш.

Ә менә Бизмәнгә килгәндә, сүз гаилә кору турында бармый. Бу билге башын югалтып гашыйк булачак. Ялгыз Бизмәннәр хисләр диңгезенә чумачак. Ә менә гаиләле Бизмәннең җәй урталарында хыянәт итү теләге барлыкка килергә мөмкин, сак булырга, башны югалтмаска кирәк булыр.

Василиса Володина ышандыруынча, Үгезбозау елның иң бәхетле билгеләренең берсе булачак. Ул тырышлыгының, үҗәтлегенең җимешләрен татыячак. Керем берничә тапкыр артып китәргә тиеш.

Кучкарның да тормышы шушы елга кадәр һәм аннан соңга бүленергә мөмкин икән. Зур үзгәрешләр яхшыга булырга тиеш, дип ышандыра астролог.

Ә менә Игезәкләргә Володина икенчерәк төрле киңәш бирә: быел күпкә кыюрак булырга кирәк! Оялып, куркып тормаган Игезәкләр зур казанышларга ирешә алачак.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев