Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Декабрьдә кемнәргә акча яңгыры явачак?

Астрологларга ышансак, йолдызнамәнең дүрт билгесе шатланырга әзерләнсен.

Үгезбозау быелгы кыш ахырында ныклы финанс иминлеге фундаменты салачак. Килгән кереме берничә айга җитәр. Ул барлык хыялларын тормышка ашыра алыр. Инвестицияләр һәм яңа проектлар уңыш китерер.

Кысла премия алачак. Ә инде иҗади карашлы, һөнәре иҗат эше белән бәйле Кысланы аеруча зур уңышлар көтә. Хәзер аңа барлык мөмкинлекләрен, талантын күрсәтергә, ниятләрен тормышка ашырырга тырышырга кирәк. Тырыш хезмәтенең җимешләре тәмле булыр.

Чаян лотерея билеты алсын, отачак. Кемдер аңа күптән онытылган бурычын да кайтарырга мөмкин. Тик көтелмәгән шатлыклардан башын гына югалтмасын, киләчәккә акчаны дөрес тотыну юлларын билгеләп куярга кирәк булыр.

Сукоярны бәхет, финанс уңышы көтә! Хезмәте өчен лаеклы түләү килер. Җитәкчелек аңа ышаныр, башлангычларын хуплар. Ай ахырында үзе көткәннән дә күбрәк акчалар алып куаныр.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев