Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Декабрь уртасында уңыштан башыгыз әйләнер!

Йолдызнамәнең дүрт билгесенә уңыш елмаер.

СУКОЯРга һәммәсе дә игътибар итә башлар. Ул үзенә ышаныр, активка әйләнер, зур биеклекләргә күтәрелер. Үҗәт һәм тәвәккәл булачак, үзендә таулар күчерерлек көч тояр. Шәхси тормышта да гармония көтелә. Сөйгәне белән киләчәккә планнар корыр, алар бик тиз тормышка ашачак!

БАЛЫК та тирә-яктагыларның игътибарын җәлеп итәр. Үз-үзенә бәясе артыр. Декабрь уртасында карьера уңышлары белән бәйле мизгелләр кичерәчәк. Зур проектны тормышка ашыра алыр. Һөнәри осталыгын арттырып, курыкмыйча алга барса, Балык күп мәсьәләләрне хәл итә алыр. Ул мәртәбәле кешеләр белән танышыр, аларның ярдәмен тояр. Ялгыз Балыкларны яңа “роман” көтә.

КЫСЛА өчен бу көннәр гади булмаячак. Ул үз көче белән зур уңышка ирешәчәк. Начар уйларга гына бирелмәсен. Үткәндәге уңышсызлыклар аңа комачауларга мөмкин, дөрес нәтиҗәләр ясый белергә кирәк. Көч туплап, яңа офыкларга омтыл, Кысла! Тормышың яхшыра башларга тиеш. Үз-үзеңә ышану позитив һәм бәхетле мизгелләр китерер.

АРЫСЛАНга декабрь уртасында барлык катлаулылыкларны җиңеп чыгу мөмкинлеге бирелер. Аңа бернәрсәдән дә курыкмаска кирәк. Яңа мотивациясе барлыкка килер. Энергиясе ташып торыр. Кәефе яхшырыр. Шәхси мөнәсәбәтләрдә уңыш көтелә. Катлаулы хәлләрдә интуициясе дөрес юл күрсәтер.
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев