Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар фаразы

Бүген теләкләр теләгез

Быел беренче туган яңа Айның йогынтысы көчле булачак.

Яңа Ай туу якынча 29,5 көнгә бер тапкыр килә. Астрономик күренешнең дәвамлылыгы, гадәттә, 2-3 көн тәшкил итә.
Агымдагы елның гыйнварында яңа Ай бүген Мәскәү вакыты белән 15:36 да башлана. Бу вакытта Ай Сукояр йолдызлыгы йогынтысында булачак.
Астрологиядә яңа туган Ай ниндидер яңа, яңарыш һәм үсеш башлану мизгеле булып санала. Белгечләр фикеренчә, әлеге чор — чиста кәгазь бите, анда үз тормышыңның яңа бүлеген язарга мөмкин.
Яңа Айның начар йогынтысын киметү өчен белгечләр берничә гади кагыйдәне үтәргә киңәш итә:
Үзегезгә комачаулаган барлык артык әйберләрне чыгарып ташларга тырышыгыз. Бу көннәрдә нерв системасын һәм уяулыкны саклагыз! Бурычка акча алмаска һәм конфликтлы ситуацияләргә катнашмаска тырышыгыз.
Астрологлар фикеренчә, бу вакыт уңай үзгәрешләр китерәчәк һәм күп кенә башлангычларда ярдәм итәчәк. Әмма яңа эшләрне Ай күздән югалган вакытта түгел, ә күктә кечкенә урак барлыкка килгәч, башларга кирәк. Күк йөзе буш булганда, уйларны рәткә китерү яхшырак булыр.
Ай туган көнне теләгән теләкләр тормышка аша, диләр. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт уңышлы санала.
Яңа Ай туганда яхшы теләкләрне күбрәк теләгез, чөнки аның энергиясе барлык теләкләрне тормышка ашырачак.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев