Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Бүген — ай тулган көн...

Һәр йолдызлык билгесенә аның йогынтысы көчле булачак.

Бүген тулган ай бик гадәти булмаячак, чөнки ул бу елның иң беренче тулган ае. Нәкъ менә бу тулы ай зодиак билгеләренә барыннан да көчлерәк йогынты ясый дип санала.

 

Кучкарлар — бу көнне өйдә калырга яки чит кешеләрдән ераграк торырга тырышыгыз. Нәкъ менә шулай үзегезне төрле проблемалардан саклап калачаксыз.

 

Үгезбозаулар — бүген бу билгеләргә тыныч булырга һәм игътибарны башка нәрсәгә юнәлтергә кирәк. Югыйсә, чыгырдан чыгу куркынычы бар.

 

Бүген Игезәкләр үзләрендә хәлсезлек һәм нәрсә дә булса эшләргә теләмәүне сизәчәк. Бу хәл белән көрәшергә кирәкми. Күңелегезгә ошаган эш белән шөгыльләнү яхшырак булыр.

 

Кыслаларга тулган ай кайбер проблемалар китерәчәк, аларны үзегез генә җиңеп чыга алмассыз. Игътибарлы булыгыз. Якыннарыгыздан ярдәм сорарга кыенсынмагыз.

 

Арысланнар — бүген сезгә үз тормышыгызда өстенлекләрне планлаштыру һәм төзү белән шөгыльләнү яхшырак.

Кызлар дус итеп санамаган кешеләргә проблемаларыгыз турында сөйләмәгез. Бүген сездә финанс кыенлыклар башланачак дигән куркыныч бар. Якыннарыгыздан кемдә булса ярдәм кулы сузачагына ышаныч бар.

 

Бизмәннәр аеруча игътибарлы булыгыз, нинди дә булса эшкә тотынгансыз икән, бүген шуның белән генә мәшгуль булу яхшырак. Шулай итеп проблемаларны читләтеп узарсыз. Югыйсә, 18 гыйнвар көне сезнең тормышка бик күп күңелсезлекләр китерергә мөмкин.

 

Чаяннар — бүген башлаган эшләр сезне начар нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Моны урап үтү өчен, күңелегезгә ошаган эш белән шөгыльләнегез. Кино карагыз, укыгыз яки гаиләгез белән саф һавада күбрәк йөрегез.

 

Укчыларга да бүген яңа эшкә тотынырга кирәкмәс. Алар уңышлы булмас. Ял итеп, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйлау яхшырак.

 

Кәҗәмөгезләр, бүген аеруча ачык йөзле булыгыз. Күңелегезгә ошамаган кешеләргә карата да бераз шәфкатьлерәк булырга тырышыгыз. Бәлки, сез ул кеше турында дөрес фикердә булмагансыздыр.

 

Сукоярлар өчен төрле хәлләргә бай актив көн көтелә. Иң мөһиме — баштан төрле уйларны чыгарып ташлап, таләп ителгәнне эшләргә кирәк. Проблемалар килеп чыкмасын өчен шул да җитә.

 

Балыкларга ай тулган көнне “баш эше” белән шөгыльләнү яхшырак булыр. Бүгенгә авыр физик эшләрне калдырып торыгыз, һәм киләсе айга финанс чыгымнары һәм эшләрне планлаштырыгыз.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X