Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Бәхет көткән идегезме?

Билгеле астролог Тамара Глоба белдерүенчә, июньнең соңгы көннәрендә йолдызнамәнең ике билгесенә бәхет һәм финанс уңышы ишелеп төшәчәк. Кемнәр алар?

Бәхетлеләрнең берсе — Үгезбозау. Бу билге өчен бик үзенчәлекле һәм озак истә калырлык көннәр килде. Һәр проектлары баш әйләндергеч уңыш китерер. Якыннары, туганнары берләшеп, Үгезбозауга һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер торачак. Күпме кешенең аңа ихлас һәм дустанә мөнәсәбәттә булуын аңлап, Үгезбозау үзе дә шаккатачак. Кыюлык, тәвәккәллек яхшы керем китерәчәк. Бу көннәрнең тәмен бел, Үгезбозау!

Июнь ахырында Игезәкләр дә бәхет диңгезендә йөзмәкче. Йолдызлар аларга үз-үзләрен камилләштерү буенча эшләргә киңәш итә. Яңалыкларны үзләштерү, нәрсәгәдер өйрәнү, уку зур финанс уңышы китерәчәк. Укучы ролен Игезәкләр күтәренке рух белән кабул итәчәк һәм шәп идеяләренең уңышына шатланачак. Бераз гына “төзәтеп җибәрелгән” тормышлары баш әйләндергеч сөенечләр китермәкче.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев