Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Баулыларга киләсе атнага йодызнамә

1-8 ноябрьгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

КУЧКАР. Сез зур үзгәрешләр алдында торасыз. Алар сезгә чыннан да кирәк икән, кыю рәвештә алга атлагыз, ул үзгәрешләрдән качарга теләсәгез, ашыгыч карарлар кабул итми торыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ. Бу атнада бар эшегездә уңыш юлдаш булыр. Карьера баскычыннан күтәрелим дисәгез, ешрак елмаегыз. Яңа ай тугач, күңелегез уңай хис-кичерешләр белән тулыр, күптән көткән хыялыгызга ирешерсез.

ИГЕЗӘКЛӘР. Бу атнада холкыгызга хас булган начар сыйфатлар  (тиз кабынып китү, сабырсызлык, үз-үзегезгә ышанмау) белән көрәшегез. Югыйсә, алар сезне уңайсыз хәлгә куяр, эшегез уңмас. Шуңа күрә сабыр булыгыз.

КЫСЛА. Атна башында чыгымнарыгызны контрольдә тотыгыз. Низагларга кермәгез, бу сезнең файдага булмас. Ял көннәрендә күбрәк үзегезне кайгыртыгыз: юк-барга борчылмагыз, ял итегез, витаминнар эчегез.

АРЫСЛАН. Атна башында проблемалар булыр. Сабыр булсагыз, алар көннән-көн кимер: атна ахырында сез үзегезне иң бәхетле кеше итеп тоярсыз.

КЫЗ. Бу атнада, ялгыз калып, уй-фикерләрегезне тәртипкә китерү файдага булыр, энергиягез артыр. Яңа проектлар турында фикерләр туар. Үҗәтлек күрсәтүегез атна ахырында кыен хәлдән чыгарга ярдәм итәр.

ҮЛЧӘҮ. Яшерен сәләтләрегез ачылыр. “Акча эшләргә кирәк” дигән уй башыгыздан чыкмас һәм яңа эшләргә рухландырыр.

ЧАЯН. Сак булу зыян итмәс, чөнки сез бу атнада агрессив, тиз кызып китәсез. Шуңа күрә яңа эшләр башламый тору хәерлерәк. Иске проблемаларны хәл итү, эшкә нәтиҗә ясау, тәртип урнаштыру белән мәшгуль булыгыз.

УКЧЫ. Бу атнада киләчәккә кыю рәвештә планнар кора аласыз, башыгызда төрле хыяллар туып кына тора. Бу бизнеска да, шәхси тормышка да кагыла.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Бу атнада якыннарыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ булыр: бәлки, кемдер кунакка килер. Бәлки кемне дә булса машина белән каршы алырга яки озатырга туры килер.

СУКОЯР. Киләсе атнада ял итеп алырга киңәш итә йолдызлар, актив ял түгел, ә үзегез генә калып, күңелегезгә ятышлы шөгыль белән мәшгуль булу күздә тотыла. Бу киңәш иҗат кешеләренә аеруча кагыла.

БАЛЫК. Киләсе атнада барысы да сез теләгәнчә булыр: хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр җайланыр, дусларыгыз хөрмәт итәр, ә өйдәгеләр сезне кулда гына йөртер, бар теләкләрегезне үтәр. Һәр мизгеленең кадерен белегез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев