Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

6-13 декабрьгә йолдызнамә

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Бик катлаулы булып тоелган эшләргә дә тәвәккәлләргә курыкмагыз. Шефлыкка алып, өстегезгә авыр йөк өя торган гадәтегезне юк дәрәҗәсенә җиткерсәгез, тормышыгызның җиңеләеп киткәнен тоярсыз.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Үгезбозауларның эшләре гөрләп бара: чөнки эштә дә, шәхси тормышта да барысы да ал да гөл. Гайбәтчеләр һәм коткы таратучылардан читтәрәк йөрегез. Күчемсез милек мәсьәләсе җиңел чишелеш табар.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Яңа эшкә урнашырга теләгән Игезәкләргә яхшы эш килеп чыгуы мөмкин дип фаразлый йолдызлар. Атна күңелле мәшәкатьләр һәм эмоцияләргә бай булыр. Сезгә бераз ял итү, берәр кая барып “һава алыштырып кайту” зыян итмәс иде.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Эштәме ул, укудамы яки өйдәме, бәхәскә керүдән, сүзгә килүдән сак булыгыз. Фикереңне кычкырып әйтәсең килсә дә, кайвакыт дәшми калу күбрәк файда китерә. Тормышыгызга үзгәрешләр кертергә курыкмагыз.

Арыслан (23 июль - 23 август)
Йолдызлар ялгыз Арысланнарга гаилә корыр өчен уңай вакыт дип фаразлый. Үз эчегезгә бикләнергә, күп вакытыгызны ялгыз үткәрергә тырышмагыз, киресенчә дөньяга чыгыгыз. Яңа проектлар башлау өчен яхшы вакыт.

Кыз (24 август - 23 сентябрь)
Кызлар планлаштырылмаган сәяхәткә чыгып китәргә мөмкин. Анда сез ял итеп кенә түгел, рухи көч тә туплап кайтырсыз. Җитди мәсьәләләрне хәл итүне кичектереп торсагыз яхшырак булыр.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Үлчәүләргә күптән хыялланган эшкә урнашу, югары хезмәт алу бәхете елмаячак. Бу форсатны кулдан ычкындырырга ярамый, югыйсә башка мондый тәкъдим булмаска да мөмкин. Йолдызлар Үлчәүләргә сөйгәннәре белән ачуланышмаска киңәш итә.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Йолдызлар бик җитди эшкә дә бармак аша гына карарга куша. Бу киеренке мөнәсәбәтләрне җайларга булышачак. Өй ишеген ачып кергәндә, тискәре уйларыгызны ишек артында калдырыгыз, эштәге проблемалар эштә калсын.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Укчыларны эштә бик күңелле яңалыклар көтә. Кисәк кенә хезмәт хакыгызын күтәреп куйсалар гаҗәпләнмәгез, мәхәббәт өлкәсендә дә күңелле үзгәрешләр булуы ихтимал. Кыскасы, күңелле маҗараларга бай атна.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)
Кәҗәмөгезләр, бертуктаусыз акча турында уйлаудан туктагыз. “Хәлвә, хәлвә” дип кабатлаганга карап, авызда хәлвә тәме барлыкка килмәгән кебек, тиктомалдан күктән акча яумый. Бераз эш тизлеген арттырыгыз.

Сукояр (21 январь - 18 февраль)
Мактаганны ишетү рәхәт, әлбәттә, гел мактап үсендереп торсалар бигрәк тә. Кәпрәймәгез. Мактау сүзләре күзегезне томаламасын. Эшегезне алыштырырга ашыкмагыз, башта күңелегезгә ошаган эш табыгыз.

Балык (19 февраль - 20 март)
Балыкларның киләчәккә корган планнарының кайберләре тормышка аша башларга мөмкин. Күбрәк җиләк-җимеш, аксымга бай ризыкларга өстенлек бирегез, ә менә углеводлардан баш тартсагыз яхшырак булыр.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев