4-11 июльгә йолдызнамә
Йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Җәйнең беренче ае бетте, ә сез әле һаман да диңгез күреп кайтмадыгыз. Бу мәсьәләне тиз арада чишәргә кирәк. Тизрәк сәяхәтләр карый башлагыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Максатка ирешер өчен, тормыш ике юл тәкъдим итәр: беренчесе кыска юл, ләкин ул нык бормалы, серле һәм караңгы, икенчесе, ачык, җиңел юл, ләкин ул озын. Кайсын сайларга икәнен үзегез чамалагыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу тормышта сезгә авыр әйберләрдән бары тик акча тулы сумканы гына күтәрергә ярый, калган авырлыкларны түзәргә кирәкми. Башта җиңел сыман тоелса да, соңыннан сәламәтлеккә зыян китерү ихтималы бар.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Беркем дә сезнең матур киемегезне, тышкы кыяфәтегезне истә калдырмас. Ә менә җылы сөйләшеп, көлешеп утыруларны, күпләр әле тиз генә оныта алмас. Басымны матурлыкка түгел, хисләргә ясагыз.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезнең төп хатагыз башкаларга карата: “Ә мин аларга ошармын микән?” – дип уйлау. Сорауны киресенчә “Алар миңа ошар микән?” – дип бирергә кирәк. Үзегезне бүтәннәрдән түбән куймагыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Шәхси тормыш чәчәк ата башлар. Берсеннән-берсе сезнең йөрәкне яулап аларга теләүчеләр артыр, тик матур сүзләргә, бүләкләргә кызыкмагыз. Сезнең сайланырга хокукыгыз бар.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үзегезнең сабырлыгызны сынарга яратасыз. Түзәсез, түзәсез, түзәсез дә, бер көне шартлыйсыз. Шуңа күрә мондый “экспериментлардан” баш тартыгыз. Тормыш уен түгел.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бер минутлык хисләр аркасында, нык дуслыкны югалта аласыз. Көчле хис-кичерешләрне, үзегезгә һәм башкаларга зыян салмасын өчен, дөрес чыгара белергә өйрәнү мөһим.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Бернәрсә дә тормышта юкка булмый: эшкә соңга калдыгызмы, яңгыр астында калып чыландыгызмы, машина ватылдымы, димәк, шулай булырга тиеш булган. Бәлки тормыш сезне зуррак бәладән саклагандыр?
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бер урында утырганыгызны үзегез дә сизәсез, ләкин давыл күтәрергә әлегә кыюлык җитми. Шуңа җиңел “җилдән” генә башлагыз, нәрсә дә булса, үзгәрсен инде.
Сукояр (21 гыйнвар – 19 февраль)
Сезнең яшәү шартына карасаң, сездә йөз гомер бар сыман. Бер көн белән яшәп, тормышның бөтен ачысын, баллысын, тозлысын тоеп яшисез. Иң мөһиме алтын урталыкны белергә.
Балык (20 февраль – 20 март)
Кеше җиңүчегә карап, аның бүләге белән соклана, “Аңа бәхет кенә елмайган,” – дип әйтә һәм бары тик җиңүче үзе генә, әлеге җиңү өчен, нинди авыр юл үткәнен белә. Юлның авыр булуы, аның җиңүгә илтүен аңлата.
Фото: нейрочелтәр Шедеврум
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев