Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

27 март – 3 апрельгә йолдызнамә

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә сезгә?

Кучкар (21 март-20 апрель)
Сез бары тик үзегегә генә өметләнә аласыз. Тирә-юньдәгеләр сезнең сүзләрне тыңламаска һәм эгоизм күрсәтергә мөмкин. Тынычлык һәм салкынканлылык саклагыз. Киләчәктә хәл яхшы якка үзгәрәчәк.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Кызыклы мәгълүмат эзләячәксез. Моның өчен сезгә күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашырга туры килер. Яңа эш белән мәшгүль булырга мөмкинсез. Сәламәтлекне ныгыту, төрле процедуралар өчен уңайлы вакыт.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Атна көтелмәгән-уйламаганча узачак. Сезгә тыныч кына эш урынында утырырга һәм дилбегәне йомшартырга туры килмәстер кебек. Җитәкчеләр сезне хуплар. Сезгә бик кадерле булган дустыгызга ярдәмегез кирәк булачак.

Кысла (22 июнь -22 июль)
Тормыш дәртегезнең бераз төшүе күзәтелер. Шуңа күрә алдан ук сәламәтлегегезне яхшырту турында кайгыртыгыз, гел уңай фикердә генә булырга тырышыгыз. Җитәкчедән мактау һәм хезмәт хакына өстәмә көтә.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Оялып тормагыз, үзегезне күрсәтегез. Ярдәм сорап тәҗрибәлерәк хезмәткәрләрегезгә мөрәҗәгать итүдән дә тартынмагыз. Сөенечле хәбәр, финанс ярдәм алырсыз. Уңыш артыннан куып, ял турында да онытмагыз.

Кыз (24 август -23 сентябрь)
Кичтән яки иртән көн буе эшлисе эшләрегезнең исемлеген төзеп куегыз. Бу сезгә иң мөһим нәрсә турында фикерегезне тупларга, онытмаска булышыр. Күптән чигереп килгән эшегезне ахырына җиткерегез.

Үлчәү (24 сентябрь -23 октябрь)
Сезне сөендерә торган вакыйгалар көтә. Эшегезгә аралашу рәхәт кеше килергә мөмкин. Җитәкченең сезгә мөнәсәбәте дустанә һәм гадел булачак. Болар барысы да кәефегездә чагылыр һәм тормыш дәртегез артыр.

Чаян (24 октябрь -22 ноябрь)
Үзегезнең мәнфәгатьләрне генә кайгыртуыгыз коллегалар һәм туганнарыгызда ризасызлык тудырырга мөмкин. Башкаларның да хисләрен инкарь итмәгез, аларга булышыгыз. Табигатьтә ял итү күңелегезне сөенеч белән тутырыр.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Нинди дә булса мәсьәләне хәл итәр өчен туганнарыгызга сезнең булышу кирәк булыр. Сез үзегез дә якыннарыгызның ярдәменә ышана аласыз. Башыгызны проблемалардан азат итим дисәгез, онытылып ял итегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь -20 гыйнвар)
Сезне тыныч атна көтә. Мөгаен, сез ялда булырсыз. Әгәр дә эшлисез икән, эшегез җырлап барачак. Дусларыгыз белән очрашу сезгә оптимизм һәм шатлык бирер. Сәламәтлегегезне кайгыртырга онытмагыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль )
Ниһаять үзегез белән белән шөгыльләнергә вакытыгыз табылды. Бу - бик мөһим. Вакытыгызны юкка уздырмаска, эчке тавышыгызны ишетергә тырышыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Сезгә яңа тәэсирләр кирәк. Тормышыгызны үзгәртү үзегездән тора. Гаиләгез белән кызыклы сәяхәткә бара аласыз. Ә, бәлки, сез сәяхәттәдер һәм вакытыгызны рәхәт уздырасыздыр да инде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев