Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

26 апрельгә сынамышлар

Бүген кунак чакырмагыз!

Бүген аеруча хатын-кызларга уңыш елмаерга мөмкин икән. Моның өчен гүзәл затларга бүген ачык күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәк. Аларның чын күңелдән теләгән изге теләкләре тормышка ашарга тиеш.

Бүген дару үләннәре белән дәвалану сихәт бирер.

26 апрельдә зур әйберләр сатып алмагыз, үкенерсез.

Яңа эшләрне бүген башламый торыгыз. Бүген корылган планнар тормышка ашмаска мөмкин.

Дәртле кеше икәнсез, бүген дәртегезне тыеп торыгыз, икенче җенес вәкилләре белән шаярмагыз. “Өстәгеләр”, ачуланып, чир-сырхау җибәрергә мөмкин.

Сынамышларга ышансак, 26 апрельдә ерак юлга чыкмау хәерле.

Бүген чакырылган кунаклар тиз генә китмәячәк, ай буе куып та чыгара алмассыз.

Яшь әниләр бүген сабыйларын күкрәктән аермасын. Киресенчә, ешрак ашатсын, балалары сау-сәламәт, нык булыр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев