Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

22-29 ноябрьгә йолдызнамә

Зур ниятләрегезне тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Бу атна артык киеренке булыр шикелле. Шуңа күрә тәкъдим ителгән ярдәмнән баш тартмагыз, мөһим эшләрегезне ялгызыгыз гына башкарып чыгу авыр булачак. Кагыйдәләрдән чигенергә, искәрмәләр ясарга курыкмагыз, сез шул рәвешле отарсыз гына.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Эштә үзгәрешләр көтелә, өстәвенә яхшы үзгәрешләр. Сезнең хезмәт хакыгызны күтәрәчәкләр һәм оптималь график тәкъдим итәчәкләр. Җавабыгызны әйткәнче, барысын да җентекләп уйлагыз. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Сезгә эшегезгә игътибарлырак булырга кирәк. Гәрчә сер саклау бик җиңел гамәлләрдән булмаса да, түзәргә туры килер. чөнки сезгә серен ышаныр сөйләгән кешеләрдә күңелсезлекләр булырга мөмкин. Ялларда ерактан кунаклар көтегез.

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Провокацияләргә бирелергә кирәкми. Шул исәптән үзегезнекенә дә. Сезнең белән тискәре хисләр җитәкчелек итмәсен өчен, андый уйларыгызны куыгыз. Атна эш ягыннан уңайлы, иҗади сәләтегезне күбрәк кулланырга тырышыгыз

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Ызгыш-талашлардан ераграк йөрергә тырышыгыз, үзегезгә кагылмаган мәсьәләләргә кысылмагыз. Кешегә басым ясый торган гадәтләрегездән арыну дусларыгызның сезгә якынаюына сәбәпче булыр.

Кыз (24 август - 23 сентябрь)
Тәвәккәл гамәлләр вакыты килеп җитте. Авырлыкларны һәм проблемаларны тиз һәм җиңел хәл итәрсез. Кызыклы һәм перспективалы эш тәкъдим итүләре ихтимал. Рәсми кәгазьләргә кул кую һәм килешүләр тоткарлыкларсыз узачак..

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Атна уңай нәтиҗәләр бирсен дисәгез, барлык мөһим эшләрегезне чәршәмбе көнгә планлаштырыгыз. Пәнҗешәмбе якын кешеләрегезнең ихтирамын, ярдәмен тоярсыз. Шимбә - җыелган өй проблемаларын хәл итү өчен уңышлы көн. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Әгәр теләсәгез, сез мөмкин булмаганны да эшли аласыз. Карьера өлкәсендәге җиңүләрегез сезне тагын да югарырак үрләргә канатландырачак. Ләкин шәхси тормыш турында да онытмагыз. Сезне анда да күңелле үзгәрешләр көтә. 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Сезнең алда яңа мөмкинлекләр һәм яңа кызыктыргыч тәкъдимнәр ачылачак. Эшли алганнан да артыгын җилкәгезгә өяргә кирәкми. Үтәп булмаслык вәгъдәләр биреп, четерекле хәлдә калмагыз. Атна ерак сәфәрләр һәм яңа танышулар өчен уңышлы. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)
Атна бик кызу булырга охшап тора. Четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә, кирәкле кешеләрне читкә этәрмәскә тырышыгыз. Мөһим эшләрегезне атнаның икенче яртысында башкарсагыз яхшырак булыр. Шимбә романтик очрашу булырга мөмкин. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Зур ниятләрегезне тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Сезгә комачаулаучы бердәнбер нәрсә - сезнең вәсвәсәгә бирелүегез. Уйларыгызны тәртипкә салсагыз, әкерен генә барлык эшләрегезне дә тормышка ашыра аласыз.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Сезгә үзбәягезне күтәрергә кирәк. Көтмәгәндә яшәү яки эш урынының үзгәрүе мөмкин. Нәрсәгә дә булса өйрәтә башлау, эшлекле партнерлар белән сөйләшүләр өчен уңышлы атна. Сезнең сайлау мөмкинлекләрегез зур булачак.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев