22-29 гыйнварга йолдызнамә
Йолдызлар нәрсә вәгъдә
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сезнең тормышка яхшы үзгәрешләр килә, ләкин кечкенә адымнар белән. Шуңа сабырлык белән көтегез. Көтә-көтә икенче сулышыгыз ачылырга мөмкин. Ләкин нәтиҗәсе бик татлы булыр.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Яңа ел бәйрәмнәреннән кире кайту авыр булса да, кирәк. Сезнең запаста тагын 365 бәхетле, онытылмас, маҗаралар тулы көннәр. Барысын да файда белән үткәрергә тырышыгыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Каядыр булса чыгыш ясарга туры килә икән, борчылмагыз, барысы да югары дәрәҗәдә узар. Артык дулкынланырга кирәкми. Нәтиҗәдә, хәтта яңа эш урыны тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Тормыш сынауларсыз гына булмас. Ачуланып, барысын да ташласагыз, сынауны үтмәгән буласыз. Киресенчә, һәрнәрсәдән нәтиҗә алып, рәхмәт әйтеп, җибәрегез.
Арыслан (23 июль – 23 август)
“Юк” сүзе сезгә таныш түгел. Сез үз максатларыгызга теләсә кайсы юл белән ирешәсез. Бер яктан, бу мактаулы сыйфат, ләкин икенче яктан, кайвакыт гомумән кеше фикерен ишетмисез.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сез еш күктә очып йөрергә яратасыз. Тик бу арада җиргә төшеп, җитди сораулар чишәргә кирәк булачак. Соңгы сүз сезнеке булыр, шуңа ашыгырга кирәкмәс.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Максатыгызга ирешер өчен, үз-үзегезне күрсәтергә кирәк булачак. Җитәр, ташбака сыман качып ятарга, кояш сыман балкырга, орлык сыман чәчәк атарга вакыт. Барысы да сезнең кулда!
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сезне яңа танышулар көтә. Әгәр дә сез ялгыз икән, шәхси тормышыгыз яхшы якка үзгәрер. Хыялда күз алдына китергән “рәсемегез” тормышка ашар. Шатлыктан күкнең җиденче катында булырсыз.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Барысы да сезнең план буенча узар, хәтта буш вакытыгыз да калыр. Әлеге вакытны файда белән үткәрегез: яңа тел өйрәнеп карагыз яисә китап укыгыз. Калганы көтеп торыр.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Үзегезне кулда тотыгыз, артык әйтеп ташлавыгыз бар. Калган вакытта барысы да шәп булыр. Атна ахырын дуслар, туганнар белән үткәрегез. Истәлекләрне искә төшереп, яңартып алыгыз.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Өстегезгә бик күп эш өелер. Ләкин сезнең өчен бу “яңалык” түгел. Иң мөһиме – барасын да рәтләп, “киштәләргә” урнаштырып, план буенча эш итү. Ял өчен дә вакыт калыр.
Балык (19 февраль – 20 март)
Иҗади үзгәрешләр өчен уңай вакыт. Хыялларыгыз кәгазьдә генә язылып калмыйча, тормышка ашар. Ниһаять, сабый сыман үстергән иҗат җимешенең балкуын күрерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев