Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

2024 елга йолдызлар фаразы

Кытай календаре буенча, 2024 ел – Аждаһа елы. Ул тормышта уңай үзгәрешләр вәгъдә итә.

КУЧКАР. Киләсе 2024 ел максатларыгызга ирешү һәм үзгәрешләр елы булачак. Ел дәвамында уңыш юлдаш булыр. Үз юлыгызны табарга, сәләтләрегезне күрсәтергә мөмкинлекләр чыгып кына торыр. Һич курыкмыйча, йөз-кыяфәтегезне үзгәртә аласыз. Март һәм апрель айларында шәхси мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр көтелә: парсызлар ярларын табар. Апрель аенда финанс өлкәсендә дә уңыш көтелә:  керемнәрегезне арттыру өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Киләсе ел эш урынын алыштырырга да кулай вакыт.


ҮГЕЗБОЗАУ. 2024 елда планеталарның уңай торышы сезгә карьера өчен яңа мөмкинлекләр ачар. Дусларыгыз һәм якын танышларыгыз ярдәме белән һөнәри эшчәнлектә уңышка ирешерсез. Шулай ук сез яңа проектка да курыкмыйча тотына аласыз. Май аенда яңа перспективалар керемнәрегезне арттырырга мөмкинлек бирер. Эшнең гадәттәгедән күбрәк булуы, билгеле, сәламәтлеккә яхшы тәэсир итмәскә мөмкин, бигрәк тә апрель аенда. Шуңа күрә көне-төне эшләмәгез, табигатькә чыгып, көч җыеп кайтыгыз.


ИГЕЗӘКЛӘР. Сезне зур үзгәрешләр, маҗаралар һәм яңа мөмкинлекләр елы көтә. Сез күп нәрсәгә ирешергә сәләтле, шуңа күрә зур планнарыгызны һәм проектларыгызны тормышка ашыра алырсыз. Һөнәри өлкәдә исә яңа максатлар куярга киңәш ителә. Эшчәнлек юнәлешен яки эш урынын алыштыру ихтималы да зур. Яңа технологияләр өлкәсендә эшләүчеләрнең керемнәре шактый артыр. Март һәм апрельдә шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтелә, яңа дуслар табарсыз. Ялгызларны яңа танышулар көтә. 


КЫСЛА. Киләсе елда элемтәләрегез, аралашу даирәгез киңәер. Ә бу исә сезнең популярлык артуга китерер, беренче яртыеллыкта аеруча. Май аена кадәр планнарыгызны актив рәвештә тормышка ашырырсыз, иҗат дөньясына чумарсыз, үз-үзегезгә ышанычыгыз артыр. Нәтиҗәдә сез яңа максатлар куеп яши башларсыз. Һөнәри өлкәдә яңа юнәлешләр белән шөгыльләнү уңыш китерер. Апрель һәм май айлары – танышларыгыз, дусларыгыз ярдәмендә яңа мөмкинлекләр ачу вакыты. Авырлыкларга юлыкканда, һавада очып йөрмәскә, конкрет карарлар кабул итәргә киңәш ителә. Елның икенче яртысы башлаган эшләрне төгәлләү өчен кулай булыр.   


АРЫСЛАН. 2024 елда йолдызлар сезгә һөнәри эшчәнлектә уңышлар, керем артуны вәгъдә итә. Сезнең социаль статусыгыз шактый югары дәрәҗәгә күтәрелер. Шулай да, чынбарлыктан аерылмыйча, җиргә төшү хәерлерәк. Елның беренче яртысында яңа вазифага керешү ихтималы зур. Май аеннан башлап, яңа максатлар белән яши башларсыз, дусларыгыз артыр. Яңа тәкъдимнәр көтелә, керемегез артыр. Күчемсез милек белән бәйле документлар рәсмиләштерү көтелә. Шәхси мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр булуы бар. Ел ахырында гаилә кору ихтималы зур.


КЫЗ. 2024 елда дөньяга карашыгыз тамырдан үзгәрер. Хыялланып кына утырмыйча, конкрет эшләргә күчәргә вакыт җиткәнен аңларсыз. Һөнәри өлкәдә уңышка ирешерсез, белем алу мөмкинлекләре чыгып кына торыр. Яңа тәҗрибә һәм яңа белемнәр сезгә файдага гына. Елның икенче яртысында хезмәтегез һәм тырышлыгыгызның әҗерен алырсыз – мактаулар кабул итәргә әзер булыгыз. Яңа вазифа, премия, хезмәт хакы арту көтелә. Артык күп эшләргә киңәш ителми, ял белән эшне чиратлаштыру зарур. Кешеләргә артык ышанып бетмәгез, үз көчегезгә таяныгыз. Хәер, киләсе елда сезнең энергиягез ташып торыр, барысына да үз көчегез белән ирешерсез. 


ҮЛЧӘҮ. 2024 ел шәхси мөнәсәбәтләрдә мөһим этап булып тора. Тормыш иптәшегезнең кереме арту гаилә бюджетына уңай йогынты ясар. Матди хәлегезне яхшыртырга яңа мөмкинлекләр туып торыр. Бу яктан башкаларның ярдәменә өметләнә аласыз: кирәк чакта кирәк урында булсагыз, уңыш елмаер. Кредит, ипотека алу ихтималы бар. Елның икенче яртысында, җәй урталарында күңелле сюрпризлар көтелә: эш сәфәрләрендә һәм сәяхәтләрдә яңа тәҗрибә, яңа белемнәр алырсыз. Ә алар исә яшәү көчегезне арттырыр. Эчке сиземләвегезгә таяну хыялыгызны тормышка ашырырга мөмкинлек бирер. Күп кенә Үлчәүләр күптән көтелгән тәкъдимнәр алырлар. 


ЧАЯН. 2024 ел шәхси мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен уңай чор. Парсыз Чаяннар ярларын табар, гаилә корыр. Шулай ук һөнәри хезмәттәшлек тә мул җимеш бирер. Отышлы килешүләр төзү нәтиҗәсендә финанс хәлегез яхшырыр. Май һәм июнь айлары бу яктан аеруча уңышлы булыр, күчемсез милек алу ихтималы да бар. Эш сәфәрләре нәтиҗәле төгәлләнер, максатыгызга ирешерсез. Аралашу даирәгез киңәер, тормышка карашлары сезнеке белән туры килмәгән кешеләр белән дә уртак тел табарсыз. Ел ахыры – үзгәрешләр вакыты. Бәлки, күченү мәшәкатьләре белән йөрерсез, эш урыныгызны алыштырырсыз. Ел вакыйгаларга бай булса да, ял итеп алуны да онытмагыз. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булсагыз, Яңа елны яхшы кәеф белән каршыларсыз.


УКЧЫ. Ел башында һөнәри өлкәдә уңай үзгәрешләр көтелә: эш урынын алыштыру, хезмәт хакы арту ихтималы бар. Бөтенләй яңа өлкәдә үзегезне сынап карау мөмкинлеге туар. Тәвәкәлләп, эшләп карагыз. Нәтиҗәдә матди хәлегез яхшырыр. Бурычларыгыз булса, алардан котылырсыз. Җәй башында җитди килешүләр, зур сатып алулар көтелә. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булырсыз. Иң мөһиме, артык эшләмәскә. Шул чагында сәламәтлек тә булыр. Ел дәвамында кәефегез үзгәреп кенә торыр. Шуңа күрә проблемаларыгызны якыннарыгыз белән уртаклашсагыз, һишчиксез, барысы да җайланыр. Елның икенче яртысында шәхси мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр көтелә: ялгызлар парларын табар, гаиләле Укчыларның мөнәсәбәтләре яхшырыр. 


КӘҖӘМӨГЕЗ. Йолдызлар вәгъдә итүенчә, киләсе елда тормышыгыз уңай үзгәрешләргә бай булыр, яңа мөмкинлекләр ачылыр. Тик аларны кулдан ычкындырмаска гына кирәк. Елның беренче яртысында тормыш тәҗрибәгезгә һәм тумыштан бирелгән үҗәтлегегезгә таяна аласыз. Март һәм октябрь айларында  карьерада үзгәрешләр ихтималы зур: эштән китә, эш урынын алыштыру, һөнәри юнәлешне алыштыру. Апрель аенда өй, хуҗалык өлкәсендә үзгәрешләр булуы бар. Алар күченү яки ремонт белән бәйле булырга мөмкин. Киләсе елда йолдызлар туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләргә аеруча зур игътибар бирергә киңәш итә. Сабыр булып, барысын да уртага салып сөйләшү нәтиҗәле булыр. 


СУКОЯР. 2024 елда гаиләдә, өйдә үзгәрешләр шактый булырга охшап тора. Тормыш шартларыгызны яхшыртырга омтылу уңышлы төгәлләнер. Елның беренче яртысы – торак мәсьәләләрен хәл итү, йорт, җир участогы яки фатир сатып алу өчен кулай чор. Гомумән, киләсе елда гаиләгез беренче урында булыр. Шулай ук киләсе елда яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә булыр. Моңа кадәр бөтенләй дә уйлап карамаган һөнәри өлкәгә кереп китүегезне сизми дә калырсыз. Йолдызлар закон бозучылардан ераграк торырга киңәш итә.  Җәй уртасында иҗат кешеләренең кереме артыр. Елның икенче яртысында кызыклы кешеләр белән танышу көтелә. Ялгыз Сукоярлар гаиләле булыр. 


БАЛЫК. Киләсе елда кызыксынуларыгыз һәм элемтәләрегез киңәер. Аралашулар, яңа танышулар, белем алулар, тәҗрибә туплаулар тормышыгызны тагын да ямьләндерер. Бәлки, курсларга язылып, чит телләр өйрәнә башларсыз. Артык күп мәгълүмат алудан сәламәтлек белән проблемалар туарга мөмкин. Яхшы физик формада булыр өчен, йолдызлар сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә, туклануга, спортка зур игътибар бирергә киңәш итә. Гаиләгез, туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләр яхшырганнан  яхшыра барыр. Онытмагыз: алар сезнең төп таянычыгыз. Елның икенче яртысында йорт-җирегезне матурларга, күчемсез милек сатып алырга теләк уяныр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев