20-27 ноябрьгә йолдызнамә
Йолдызлар нәрсә сезгә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Атна кызыклы вакыйгаларга бай булыр. Әйтерсең лә, кинога килеп эләккәнсезмени. Бетте, ардым дигәндә генә, көтелмәгән хәлләр килеп чыгар.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Якыннарыгыз белән бергә вакыт үткәрү, рухи ял китерер. Яннарында була алмасагыз, шалтыратышып алыгыз, хатирәләрне барлагыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Авырып китү ихтималы бар. Үзегезне саклагыз, җылы киенегез. Авырып ятырга вакыт юк.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Хәзер кояш аз җылыта. Шуңа үзегез әлеге кояшка әверелегез. Дусларыгызга, хезмәттәшләрегезгә яхшы кәеф “ияртегез”.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Тормышны поезд белән чагыштырсак, поезд беркайчан да бер тукталышта озак тормый. Борчылмагыз, монысы да үтәр.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Йолдызлар сезгә сабыр булырга киңәш итә. Әйе, очкан чебен, тамган тамчы да ачуыгызны китерәдер. Моңа игътибарны азрак бирсәгез, ачуыгыз да бетәр.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Якын танышыгыз бурычка акча сорап торырга мөмкин. Бирер алдыннан ике тапкыр уйлагыз. Нәтиҗәсе күңелсез булуы ихтимал.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бу көннәрдә сезнең өчен кояш та ничектер гадәттәгедән җылырак, кешеләр дә гадәттәгедән яхшырак кебек тоелырга мөмкин. Сәбәбе нәрсәдә икән?
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Тормыш сезне беләсезме кайчан ярата? Сез аны яраткан вакытта. Зарланып, үзегезгә зыян гына ясыйсыз түгелме? Матурлыкны күрергә өйрәник әле.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
“Әйткән сүз, аткан ук” диләрме әле халыкта? Үткәннәр белән дә шулай, аны кайтарып булмый, алга атларга кирәк.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сез үз язмышыгызның рәссамы. Сезнең кулда бик күп төс. Матур итеп буяп җибәрергә мөмкинлек булганда, нигә соң соры төслесен генә кулланасыз?!
Балык (19 февраль – 20 март)
“Мин җитәрлек эшләмим” диеп күңелегезне “ашарга” кирәкми. Максатка ирешү, баскыч сыман. Адым саен бер-берәм менгәч, ничек тиз килеп җиткәнегезне дә тоймассыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев