20-27 гыйнварга йолдызнамә
Йолдызлар сез вәгъдә итә?
Кучкар
Бу атнада эчке кичерешләрегезгә аеруча игътибарлы булыгыз. Эштә көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин, тиз арада карар кабул итүдән курыкмагыз. Шәхси мөнәсәбәтләрдә сабырлык күрсәтү мөһим, бигрәк тә партнёрыгыз аеруча эмоциональ булса. Лидерлыкка омтылуыгыз башкаларда каршылык тудыра, шуңа күрә алар фикеренә дә колак салу зыян итмәс. Атнаның икенче яртысы хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу мөмкинлеге бирер.
Үгезбозау
Эш дип янып йөрүегез, ниһаять, нәтиҗә бирер, хезмәттәшләрегез кадерегезне белә башлар. Шәхси тормышта партнёрыгыз белән ачыктан-ачык сөйләшергә һәм намуслы булырга кирәк, бу исә уртак фикергә килергә ярдәм итәр. Көтелмәгән хәлләр булуы да бар, әмма тынычлык саклагыз – бу кыенлыклар тиздән үтәр. Атна азагында буш вакытыгызны тыныч кына ял итүгә багышлау файдага булыр.
Игезәкләр
Бу атнада карьера белән бәйле мөһим мәсьәләләргә игътибарны арттырырга туры килер. Мөгаен, сезгә үсеш өчен яңа мөмкинлекләр тәкъдим итәрләр. Шәхси мөнәсәбәтләргә килгәндә, гаиләгезгә игътибар күрсәтү яхшырак, чөнки аз гына булышу да якыннарыгыз өчен зур әһәмияткә ия булырга мөмкин.
Кысла
Бу атнада күп мәсьәләләрнең сез көткәннән дә җиңелрәк хәл ителә башлавын сизәрсез. Шәхси мөнәсәбәтләрдә фикер каршылыгы булырга мөмкин, ләкин юл куя белүегез уртак фикергә килергә ярдәм итәр. Атнаның икенче яртысы сәяхәтләр яки яңа белемнәр үзләштерү өчен уңышлы. Тулаем алганда, сәламәтлек торышыгыз начар булмас, әмма эчке халәтегезгә игътибар итәргә кирәк.
Арыслан
Бу атнада лидерлык сыйфатларын күрсәтү мөһим, бигрәк тә коллективта. Фикерегезне дөрес җиткерә алсагыз, идеяләрегез хуплау табар. Шәхси мөнәсәбәтләрдә көнчелек яки канәгатьсезлек күрсәтү булырга мөмкин, тынычланыгыз – шикләнүегез юкка, партнёрыгызга ышаныгыз. Атна ахырында финанслар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килүе ихтимал.
Кыз
Мөһим карарлар кабул итү зарурлыгы туар. Эштәге вак-төяккә игътибарлы булу хаталардан саклап калыр. Шәхси тормышта барысы да яхшы, әмма хәл ителмәгән мәсьәләләр булса, алар турында ачыктан-ачык сөйләшергә курыкмагыз. Атна уртасында яңа перспективалар барлыкка килүен тоячаксыз.
Үлчәү
Күп аралашырга туры килер, һәм бу шәхси мөнәсәбәтләр өчен дә, һөнәри өлкәдә дә файдалы булачак. Эш мәсьәләләре күбрәк вакыт һәм энергия таләп итәр, шуңа күрә барысын да алдан планлаштырып куярга кирәк. Якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлык булырга мөмкин, ләкин, түземлелек күрсәтсәң, алар җиңел генә узар. Атна ахырында финанс хәлегезне яхшыртылык тәкъдимнәр булуы мөмкин. Иң мөһиме – мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
Чаян
Бу атнада энергиягез ташып торуын сизәрсез, бу исә күптән кичектереп килгән бурычларны хәл итәргә булышыр. Һөнәри өлкәдә үзеңне яңа проектларда күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килер, ләкин моның өчен уңайлылык зонасыннан чыгарга туры киләчәк. Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрдә сабырлык сорала, бигрәк тә әгәр кемдер сезнең тәкъдимнәр белән килешмәсә. Ял һәм эшне чиратлаштырып барсагыз, күңелегез тыныч булыр.
Укчы
Финанс мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры килер. Бәлки, инвестицияләр яки матди хәлегезне яхшырту өчен отышлы шартлар тәкъдим итәрләр. Партнёрлар белән мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлык килеп чыкса, бу вәзгыятьне аралашу юлы белән хәл итәргә кирәк булыр. Эштә үз бурычларыңа игътибар күрсәтү һәм көтелмәгән үзгәрешләргә әзер булу мөһим. Якыннарыгыз белән низаглардан качарга тырышыгыз, утка май өстәмәгез.
Кәҗәмөгез
Карьера белән бәйле мәсьәләләрне уңышлы хәл итәрсез. Бәлки, сез һөнәри баскычтан күтәрелергә ярдәм итәрдәй тәкъдим алырсыз. Якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә юл кую мөһим. Сәламәтлеккә игътибар итегез – стресс һәм киеренкелек физик халәтегездә чагылырга мөмкин. Атна азагында күптән көтелгән нәтиҗәгә ирешә алырсыз.
Сукояр
Киләсе атнада яңа идеяләр белән янып яшәрсез, тиздән алар, проектларга әверелеп, яхшы гына нәтиҗәләргә китерер. Эш мәсьәләсенә килгәндә, башлап йөрегез һәм шул ук вакытта башкаларның фикерен дә исәпкә алыгыз. Шәхси мөнәсәбәтләрдә низаглар булмасын өчен, башкаларны кайгыртырга кирәк булыр. Режим белән яшәсәгез, сәламәтлек борчымас.
Балык
Башлаган проектларны төгәлләп, яңалары өчен җирлек әзерләү атнасы булыр. Һөнәри өлкәдә сабырлык күрсәтү мөһим, чөнки барысы да план буенча гына бармаска мөмкин. Шәхси мөнәсәбәтләрдә проблема килеп чыкмасын өчен, башкалар сүзенә колак салырга кирәк. Эчке сиземләвегез дөрес карарлар кабул итәргә булышыр. Эмоциональ тигезлекне саклау өчен, күбрәк ял итәргә тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев