Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

18 апрельгә сынамышлар

Бүген өйгә бәхет һәм байлык җәлеп итеп була. Ничек итеп, дисезме? Бүгенге көнгә карата халык сынамышларына колак салыгыз.

Борынгылар 18 апрельдә язгы җилләрнең шифалы булуына ышанган. Бу көнне һәммәсе тәрәзәләрен ачып, өйгә язгы һаваны керткән, бүлмәләрне җилләткән. Болай иткәндә кыш буе җыелган барлык негатив, начарлык өйдән чыгып китә, яхшылык, иминлек керә икән.

Бүген тәрәзәләрен чистартып, өенә язгы җилләр керткән кешегә бәхет һәм финанс иминлеге килергә тиеш.

Сынамышларга ышансак, бүген өйдән барлык иске-москы, кирәкмәгән әйберләрне чыгарырга кирәк.

Мәчегезгә игътибарлы булыгыз, бүген тәрәзә аша сикермәсен. Югыйсә, өйгә караклар керергә мөмкин, имеш.

Бүген күңел ачарга да ярамый икән, шуны онытмагыз. Көнегезне тыныч, сабыр булып, хезмәттә үткәрегез.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев