Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа Шалты авылында Мәүлид бәйрәме узды

Яңа Шалты авылында Мөхәммәт гәләйһиссәләмнең туган көнен искә алу хөрмәтеннән Мәүлид бәйрәме оештырылды. Чарада 50гә якын кеше, шул исәптән 25ләп мәктәп укучысы катнашты.

Һәр мөселман кешесе өчен пәйгамбәребез туган көн – зур бәйрәм. Бу көнне мәчетләрдә, һәр йортта бәйрәм рухы сизелә. Шалты мәчетенә килүчеләр пәйгамбәребезне зурлап, догалар укыдылар, салават әйттеләр. Авыл имамы Әсгать Мәхмүт улы вәгазьләр укыды.  

– Соңгы елларда мәчетебезнең ишекләре ябылып торганы юк, – ди ветеран укытучы Наҗия Гыйльфанова. – Мәктәп укучыларының, авылыбыз яшьләренең мәчеттә уздырган чараларда теләп һәм актив катнашуларына бик шатмын.  Бик күңелле. Балаларда динебезгә караш өлкәннәр аша килә бит. Мәсәлән, авылыбызның хөрмәтле кешеләренең берсе, хаҗиябез Римма Фатих кызының да балаларга дини тәрбиясе һәм йогынтысы зур булды.  

Шалтылы Наҗия Гыйльфанова мәктәп укучыларына мөнәҗәтләр дә өйрәткән. Малайлар һәм кызларның ярыша-ярыша мөнәҗәт укулары өлкәннәр күңеленә сары май кебек булды. Алар киләчәктә дә авыл балаларын шул юнәлештә тәрбия итәргә кирәклеген әйтеп, мөгаллимәләргә рәхмәт җиткерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев