Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар Томбарлысы мәктәбе укучылары интернет киңлекләрен имин куллану яклы

Татар Томбарлысы авыл китапханәсендә «Куркынычсыз интернет» атналыгы кысаларында “Интернетта үз- үзеңне тоту” дип исемләнгән чара оештырылды. Мәгълүмат сәгатенә кечкенә яшьтәге мәктәп укучылары чакырылды.

Бүгенге замана кешесе интернетсыз бер генә көнне дә күз алдына китерә алмый. Аннан башка тормыш тукталып калгандай була. Ил күләмендә барган барлык яңалыклар, электрон документ әйләнеше һәм секунд саен башка бик күп төр миллионлаган операцияләр башкарылып тора. Өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары, хәтта кечкенә балалар да интернет челтәренә бәйле. Интернет челтәренең уңай һәм тискәре яклары турында укучыларга китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова сөйләп аңлатты. Укучылар интернеттан ничек файдалана? Бу хакта да уртага салып сөйләштеләр. Кемдер мәктәптән кайткач, интернетта унбиш- егерме генә минут утырса, кемдер ашаган вакытта да телефон белән утыра икән. Һәрвакыт телефон, компьютер экраннары каршында утыруның зыянын укучылар тагын тапкыр исләренә төшерделәр.

–Телефонда уеннар уйнарга кызык инде. Тик күп уйнарга ярамый, – ди Элина Абделхакова. – Кайвакыт дәресләргә әзерләнгәндә интернет кирәк.

Укучылар интернетны кирәк вакытта гына кулланырга икәнен, төрле таныш булмаган сайтларга керү, уеннар уйнауның азагы күңелсез тәмамлануы турында да хәбәрдар булдылар.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев