Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар Кандызында гаилә парлары уңганлыкка көч сынашты

Татар Кандызы авылы мәдәният йортында гаилә парлары өчен “Кадерле мизгел” дип исемләнгән очрашу үтте. Әлеге чара уен-ярыш буларак оештырылды. Анда барлыгы биш гаилә пары катнашты.

Гаилә парлары өчен оештырылган чара дустанә, җылы мөнәсәбәттә булды. Анда ике ел бергә яшәгән гаиләләр дә, 25 ел бергә яшәгән гаиләләр дә бар иде. Очрашуның һәр мизгеле кызык булып үтте. Чарада катнашкан һәр кеше гаилә башлыкларының тизлеккә бәрәңге, суган чистартуларын, энә һәм җеп ярдәмендә өс киеменә төймә тагуларын кызыксынып күзәтте. Һәр кеше үз якыны өчен “җан атып” торды. Моннан тыш кабартылган шарлар белән футбол, ярыша-ярыша бию – барысы да һәркем күңеленә хуш килде.

Өлкәннәр белән ярышу – кызык та, җаваплы да, – диләр ике ел бергә яшәгән яшь гаилә Айназ һәм Илмир Галимҗановлар. – Җанлы очрашулар безгә бик ошый.

Безне чакырып шундый очрашулар үткәргән өчен оештыручыларга рәхмәт, – ди Ришат Галимҗанов. – Яшь вакытлар искә төшеп китте. Мондый очрашуларны ешрак ясасалар да киләбез. Хәзерге заманда нәкъ менә шундый җылы аралашу, очрашулар җитми кешегә. Барыбыз да тормыш куабыз, дөнья җиткерәбез. Бүгенге очрашудан күңелләр яшәреп китте.

Гаилә парларының күңелле очрашуы бию залында дәвам итеп, мул чәй табыны белән тәмам булды.

Оештыручылар сүзләренчә дә, соңгы бер-ике елдагы пандемия белән бәйле булган тәлапләрне үтәү сәбәпле, халыкны тыеп торырга туры килә. Ниндидер чаралар үткәрелсә дә, санаулы гына кеше чакырып үткәрергә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев