Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар Кандызы укучылары зур үрләр яулый

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы республика күләмендә уздырган “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале быел да сәләтле балалар өчен зур мөмкинлекләр ачты. Бу чарадан Баулы районы Татар Кандызы урта мәктәбе укучылары да читтә калмады.

Татар Кандызы мәктәбе укучылары Рушания Хәлиуллина җитәкчелегендә  Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында бүләкләү тантанасында булып кайттылар. Алар “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында катнашкан өчен диплом белән бүләкләнделәр. Икенче диплом “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары  белән берлектә уздырылган балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең “Сәхнә асылы” номинациясендә лауреат исемен яулаган өчен бирелде. 

Бишенче сыйныф укучысы Лиана Гыйззәтуллина - иң яхшы хатын-кыз ролен һәм алтынчы сыйныф укучысы Альмир Сәмигуллин иң яхшы ир-ат ролен уйнаучы дип табылган. Бүләкләү тантанасыннан соң укучыларга Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган сәхнә әсәре күрсәтелгән. 

Шуны да әйтергә кирәк, быел әлеге фестивальгә 500 дән артык видеоязма җибәрелгән, шуларның 54се генә зона этабына үтә алган. Алар арасында Татар Кандызы мәктәбе укучылары булуы - зур горурлык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев