Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар Кандызы “Ак калфак”лары очрашты

Бүген Татар Кандызының җирле “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы бик матур очрашуга җыелдылар. Чараның “Татар хатынын эш куркытмый” дигән исеменнән күренгәнчә, бирегә уңган, булган, эш сөюче ханымнар җыелды.

Ак калфак” ларның чираттагы очрашулары авыл китапханәсендә булды. Ул җирле оешма җитәкчесе Сиринә Вәгыйзованың матур кереш сүзе чыгышы белән башланып китте. Чарага килүчеләр татар хатын-кызларының гаиләдәге роле, җәмгыятьтә тоткан урыны, балалар тәрбияләүдәге зур бурычы хакында сөйләшеп алдылар. Аннары үзләренең кул эшләреннән зур булмаган күргәзмә оештырдылар. Һәр оста куллы ханым үзенең кул эшләре турында сөйләде.

Безнең Кандыз авылында эшкә оста кызлар, ханымнар, әбиләр күп, – дип сөйләде Сиринә Вәгыйзова. – Кемне генә алсаң да, аш-суга да, тегү- чигүгә дә куллары ятып тора. Тик уңганнар арасында, тагын да уңганнар була. Безнең арада озак еллар сатучылык өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Нәҗибә Гыйззәтуллина бар. Аның бәйләгән әйберләрен санап кына да бетерерлек түгел. Матур-матур киемнәр, шапкалар, оекбаш- тапочкилар һәм бияләй- перчаткалар бәйли ул. Шулай ук төрле эшләрдә эшләп , лаеклы ялга чыккан авылдашыбыз Гөлфия Хәбибуллинаның кулларыннан гөлләр тама дияр идем. Ул сәйләннәр тезеп күз явын алырлык чәчәкләр үрә, хатын-кызлар өчен беләзекләр, алкалар, төймәләр ясый.

Сиринә Вәгыйзова сүзләренчә, авылдашы Әнисә Талипова кебек уңдырып татар милли ризыкларын пешерүчеләр дә сирәк туа.

Әнисә апа кебек итеп бавырсак, тәбикмәкләрне бер кеше дә пешерә алмый, – ди ул. – Бүген дә очрашуга тәмле ризыклар пешереп китерде. Үзем бәлеш яратам. Шуңа да бүгенге очрашуга казның эч- башларыннан пешерелгән бәлеш алып килдем.

Ак калфак”ларның очрашулары киләчәккә планнар төзү, бурычлар билгеләү белән дәвам итте. Алар авыл җирлегендә оештырылган һәр чарада, өмәләрдә дә актив катнашучылар.

Чара азагында оста куллы ханымнар үзләре пешергән ризыклар белән, кул эшләре күргәзмәсенә соклана- соклана чәй эчтеләр. Китапханәче Гөлнур Насыйбуллина бүләк иткән китаплар, бүгенге очрашуның матур истәлеге булып калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев