Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Салымнарны түләргә санаулы көннәр калды

Беренче декабрьдән дә соңга калмыйча республика, шул исәптән Баулы халкына да 2022 ел өчен күчемсез милеккә, транспорт өчен һәм җир салымнарын түләргә кирәк. Алда санап үтелгән салымнарны түләргә кирәклеген искәртеп хатлар да килә башлады. Бу хакта ТР буенча федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин республика хөкүмәте йортында узган брифинг барышында хәбәр итте.

Әгәр дә баулыларга салым идарәсеннән шундый хат килмәгән яки салым түләү турында электрон хәбәр булмаган икән, моны салым инспекциясендә яки МФЦга барып ачыкларга була. Шунысы да бар, түләнәсе салым 100 сумнан да азрак икән, хат җибәрелмәскә мөмкин. Аны кеше үзе эзләп табып түләргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, түләнмәгән салымнар бурыч булып исәпләнә башлый һәм алар аны авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Мәсәлән, сез чит илгә чыгарга җыенасыз, ләкин салымыгыз түләнмәгәне ачыклана. Сезне чит илгә чыгармаячаклар. Түләнмәгән салымнар өчен шулай ук пенялар артып торуын да исәпкә алырга кирәк. Салымнарны түләмичә калып булмый, аның вакытын һаман сузып йөрү – үзеңә зыянга гына була. Чөнки бу хакта эш суд аша хәл ителә башлый, суд карары нигезендә приставларга барып ирешә. Шулай итеп кеше бурычлы булып санала.

ТР буенча федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин хәбәр иткәнчә, җир салымы буенча исәпләүләр суммасы узган ел белән чагыштырганда ун процентка, мөлкәт салымы буенча – унбер процентка, ә транспорт салымы буенча ике процентка арткан. Шул ук вакытта Татарстанда уртача түләүләр җир салымы буенча - 1276 сум, мөлкәт салымы буенча - 1802 сум һәм транспорт салымы буенча 4896 сум тәшкил итә.

Ничек кенә булса да, Татарстанда яшәүчеләр мөлкәт салымын 2023 елның 1 декаберенә кадәр түләп бетерергә бурычлы.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев