Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Салихта яшәүче Тәслия ханым бүлмә гөлләрен үрчетә

Чәчәк яратмаган, тәрәзә төпләрендә бүлмә гөлләре үстермәгән хатын-кызлар сирәктер. Салих авылында яшәүче Тәслия Галиева озак еллар гөл төрләрен үстерү белән мавыга. Бүгенге көндә аның эш бүлмәләрендә тәрәзә төпләрен дистәләгән чүлмәкле гөлләр бизи.

Салих авылында моңа кадәр мәктәп булган бина бүген авыл клубы, китапханә һәм музей бүлмәсе ролен үти. Биредә авылның мәдәни учагын сүндерми саклаучы, авыл халкына үзенең осталыгы, уңганлыгы белән танылган Тәслия Галиева хезмәт куя. Ул мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшли. Бу бинага килеп кергән һәр кеше бүлмәләрдә үсеп утырган гөлләргә игътибар итә.

–Гөлләр яратмаган хатын-кыз булмыйдыр ул, – ди Тәслия Галиева. –Гөлләремә балчыкны кибеттән махсус сатып алам. Анда үсү өчен барлык төр ашламалар бар. Шуның өчен мин ниндидер төнәтмәләр ясап та, витаминнар кушылган сулар да сипмим.

Шулай да гөлләрне үрчетү аеруча җаваплылык сорый, – ди Тәслия ханым.  –Гөлләр арасыннан иң матурларын, көчлеләрен сайлап алып кына утыртырга кирәк. Калынрак сабаклы яфракны кисеп алып, марганцовкалы суда бераз тотып, аны гади суга утыртып куям. Аннан берничә көннән соң яфракта тамырчыклар барлыкка килә. Аны чүлмәккә туфракка утыртам. Шуннан үсеп китә.

Гөлләр яратучы ханым яздан бакчага утырткан питуния чәчәкләрен дә кышкылыкка бүлмәгә кертү җаен тапкан. Гөлләр кыш буе чәчәкләре белән сөендерә.

Бүгенге көндә теләге булган һәр кеше җаны теләгәнчә гөлләр үрчетә ала, моның өчен мөмкинлекләр дә зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев