Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сак булыгыз, африка чумасы!

Самара өлкәсе территориясендә дуңгызларда африка чумасының 80нән артык очрагы ачыкланган. Әлеге куркыныч авыруны булдырмый калу, район территориясенә кертмәү өстендә зур эш алып барыла. Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов шул хакта сөйләде.

Дуңгызларда африка чумасы куркынычы янәшәдә генә. Республика буенча, шул исәптән безнең районда да, моны җитди күзәтү астына алдылар. Ветеринария белгечләре очсызлы ит ризыкларына кызыкмаска һәм читтән килгән сатучылардан террлек сатып алганда сак булырга чакыра.

– Бүгенге көндә Самара өлкәсендә авыр эпизоотик ситуация, – дип мәгълүмат бирде Илшат Гаязов. – Райондашларга шуны кисәтеп әйтәсе килә, әгәр дә тере мал сатып аласыз икән, бигрәк тә Самара өлкәсеннән китерелгәнне, ветеринария белешмәсен карарга кирәк. Ул документлар кәгазь яки электрон рәвештә  булырга мөмкин. Документларның булу-булмавын компьютердан яисә кесә телефоныннан кереп карарга була. Ит ризыкларына да шулай ук. Барлык документлар да “Меркурий” федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС) аша үткән булуы зарур. Ягъни ит һәм ит продукциясе барлык төр ветеринар тикшерүләр аша узган булырга тиеш.

Африка чумасы дуңгызлар өчен куркыныч булса, кош гриппы –кошчылык тармагына. Алар икесе дә икътисадка зур зыян китерергә мөмкин. Кош гриппы ачыкланган очракта кош-кортлар йөз процентка кадәр юк ителгән очраклар билгеле.

– Әлеге ике авыруның да кешегә зыяны юк, шулай да алар зур югалтуларга китерергә мөмкин. Бу йогышлы авырулар терлек һәм кош-корт арасында тиз тарала, – дип сөйләде Илшат Гаязов.

Илшат Гаязов сүзләренчә, Баулы үзәк базарында һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатылган мөгезле эре терлек итләре барысы да махсус урынында чалынып, тикшереп китерелә. Шунысын да әйтергә кирәк, чалу цехында дуңгызларны чалмыйлар.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев