Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өмә ясап мәктәпне коймаладылар

“Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында Александровка урта мәктәбен тәмамлаучылар һәм әти-әниләр мәктәп тирәли койма кору өчен өмәгә җыелдылар.

Мәктәп директоры Юлия Әхмәдиева сүзләренчә, мәктәпкә ярдәм итәргә укучыларның әти-әниләре, әби-бабалары һәм башка битараф булмаган авылдашлар килгән. Иске койманы сүтеп, яңасын корып куйганнар.

Кирәкле материаллар сатып алу өчен 82 мең сум күләмендә акча район бюджетыннан бүлеп бирелгән. Транспорт белән Александровка авыл җирлеге Советы депутатлары булышкан.

 

 

Фото: Александровка мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ