Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Исергәптә Авыл көне гөрләп узды

Соңгы берничә елда шәһәр җирлекләрендә генә түгел, авылларда да авыл көнен бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Бәйрәмгә авыл халкы, читтә яшәүчеләр һәм тирә-як авыллардан кунаклар кайтып, Сабан туен дә хәтерләтә. Нәкъ шундый бәйрәм Исергәп авылында да үтте.

Тарихи документларга күз салсак, Исергәп авылы 250 елдан артык бай тарихы булган авыл. Бүгенге көндә авыл җирлегендә балалар бакчасы, мәктәп, клуб, китапханә, фельдшер- акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, өч кибет, кафе кебек халыкка хезмәт күрсәтүче объектлар бар. Соңгы елларда яшьләр авыллардан китә, авыллар бетә дип чаң каксак та, Исергәп андый авыллар рәтендә түгел. Яңа йортлар салынып, яңа Яшьләр урамы барлыкка килү - авылның киләчәге бар дип ышандырып әйтергә җирлек тудыра.

Исергәптә авыл бәйрәме дә елдан-ел күңеллерәк, истә калырлык һәм эчтәлекле булып үтә. Бу көн өлкәннәр өчен күпләрнең яраткан артисты - Әнвәр Нургалиев чыгышы белән истә калса, беренче сыйныфка баручы нәниләр өчен, беренче тапкыр үзләренең мәктәп кирәк-яраклары салган портфельләрен алу көне булып истә калгандыр. Яңа уку елында Исергәп мәктәбе укучылары сафына басучы тугыз балага “БлагоДарение” хәйрия фонды аша портфельләр бүләк ителде.

Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин сәламләде, күңелле яллар теләп, авыл халкын матур бәйрәм белән тәбрик итте. Котлауларга шулай ук Баулы муниципаль районы башлыгы исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та кушылды.

Бүгенге көн авыл тормышында иганәчеләр роле дә зур. Күмәк көч тау күчерә дигәндәй, эшләр дә, бәйрәмнәр дә уртак көч белән оештырыла. Авыл тормышында актив катнашкан иганәче һәм җирле депутат булган Марат Бакиров һәм Ашот Арутюнян рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм котлаулар, матур теләкләргә кушылып, үзешчәннәр чыгышлары белән дә үрелеп барды. Җырчы Әнвәр Нургалиевны бәйрәм беткәч тә, тиз генә сәхнәдән җибәрәселәре килмәде.

Бәйрәм чарасы салют һәм заманча дискотека белән тәмам булды.

 

Видео: Сәгыйть Әхмәтҗанов

Автор фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ