Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Исергәпнең үз Кулибины бар

Бүгенге көндә гадәти булмаган транспорт, техника, җайланмалар ясаучылар турында күп ишетәбез. Бигрәк тә авыл җирләрендә андый могҗиза- транспорт еш очрый. Исергәп авылында яшәүче Илгиз Дәүләтов та үз хуҗалыгында эшләшер өчен “ярдәмче- трактор” ясаган.

Күп кенә авылдашлары мал-туар, кош-кортларын бетереп, “шәһәрчә” тормышка күчкән чорда Дәүләтовлар гаиләсе киресенчә, үз хуҗалыкларын киңәйтеп, күпләп маллар, кош-корт асрап яшиләр. Сатып алганга караганда, үзең үстергән, үзең булдырган авыл хуҗалыгы продукциясенең сәламәтлек өчен булган кыйммәтен алар яхшы аңлый. Шуның өчен гаилә башлыгы Илгиз дә, хуҗабикә Миләүшә дә бик тырышлар. Аларның зур хуҗалыгында алыштыргысыз ярдәмчеләре өч уллары – Илдан, Малик һәм Данияр. Бер сүз белән әйткәндә, монда бөтен гаилә әгъзаларына да эш җитәрлек.

Без килеп кергәндә Илгиз Наил улы өлкән улы Илдан белән гаражыннан күптән түгел генә үзе ясаган тракторын чыгарып, кар чистартырга җыена иде. Әти кеше янында улларының бөтерелеп йөрүен күреп, гаиләдәге хөрмәт, ярдәмчеллек һәм тырышлык кебек сыйфатларның кадере барлыгын аңлыйсың. Әтиләренең әйткән һәр сүзен кечкенә Данияр да төгәл үтәргә тырыша.

Менә шулай улларым белән мәш киләбез без, – ди Илгиз Дәүләтов. – Улларым – минем ярдәмчеләрем. Бергәләп менә шушы тракторны да җыйдык. Хәзер күп кенә мәгълүмат интернетта да бар. Материаллар тупладык, тракторыбызның нинди булачагын бергәләп сайладык малайлар белән. Бер елдан артык вакыт үтте аны ясауга. Иркенләп, рәхәтләнеп ясадык. Хәзер авыл хуҗалыгында булган эшләребез бераз җиңелләште. Чөнки әлеге трактор бик күп функцияләр башкаруга сәләтле. Яздан бакча сөреп тотынабыз, шуның белән утыртабыз, рәт араларын эшкәртәбез, ул печән чабу, аны әйләндерү, җыю, төяү, ташу кебек эшләр белән алмашына, аннары абзардан малларның тиресен чыгарырга уңайлы, ә бүгенге көндә аның белән кар чистартабыз... Санап бетердем бугай? (көлә)

Трактор ясау турында кечкенә Данияр ни сөйли? Авыл җирендә яшәүнең өстенлекле яклары? Трактор ясауга нәрсә сәбәпче булган? Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев