Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Исергәп укучыларына космонавтика көне турында сөйләделәр

Юрий Гагаринның беренче тапкыр галәмгә очуына быел 12 апрельдә 60 ел тула. Әлеге датага багышлап Исергәп мәктәбе укучыларына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара авыл һәм мәктәп китапханәсе белән берлектә оештырылды.

Кызыклы мәгълүмат сәгате мәктәпнең 6-8 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучыларга кешелек тарихында беренче тапкыр галәмгә очу хакында истәлекләр сөйләнде. Авыл китапханәчесе Миләүшә Йосыпова малайлар һәм кызларга кызыклы викторина оештырды. Мәктәп китапханәчесе Гүзәл Латыпова космос темасына булган китапларга күзәтү ясады. Шулай ук укучыларга күрсәтелгән космос белән бәйле презентация аеруча кызыклы булды.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев